КФУ «Плавучий университет Волжского бассейна» экспедициясенә кушылды

Югары уку йорты вәкилләренең бурычы — «Казан — Кама Тамагы» участогында Иделнең торышын бәяләү.

Казан федераль университеты Идарә, икътисад һәм финанслар нститутының  алты вәкиле Түбән Новгородтан 21 июньдә старт алган «Плавучий университет Волжского бассейна» VI экспедициясенә кушылды. Ул Идел һәм аның кушылдыклары буйлап тикшеренү походын башлады. 

Экспедициядә катнашучылар Чулман елгасының Иделгә койган урынында, Куйбышев сусаклагычының өске өлешендә һәм Идел кушылдыкларында — Казансу, Ветлуга, Сура, Ватома һәм Ока елгаларында фәнни эшләр башкарачак. Моннан тыш, Горький сусаклагычында гидрофизик тикшеренүләр үткәрү планлаштырыла.

«Инде берничә ел рәттән Рус география җәмгыяте гранты буенча Түбән Новгород коллегалары «Плавучий университет Волжского бассейна» экспедициясен оештыра. Анда берничә югары уку йорты студентлары һәм хезмәткәрләре катнаша, шул исәптән Идел дәүләт су транспорты университеты, Түбән Новгород дәүләт университеты, МДУ, — дип сөйли КФУ Идарә, икътисад һәм финанслар институтының кафедра мөдире Нәфисә Минһаҗева. — Казан университетыннан экспедициядә икенче ел рәттән студентлар һәм безнең кафедра хезмәткәрләре катнаша. Бу җәйдә «йөзмә университетка» өлкән укытучы Эльвира Нәбиева, ассистент Наил Назаров, мин һәм өч студент кушылды. Без, узган ел кебек үк, «Казан — Кама Тамагы» участогында мониторинг эшләре уздырачакбыз: фитопланктон, зоопланктон, зообентос өйрәнәчәкбез, су пробаларын, гидробионтлар пробаларын алачакбыз, елганың үзлегеннән чистарыну процессларын тикшерәчәкбез. Әмма без пробалар алган участоклар, мөгаен, башка булачак».

Казанга кайткач, берничә ай дәвамында вуз галимнәре һәм студентлары экспедиция барышында алынган мәгълүматларны анализлаячак, дип билгеләп үтте Нәфисә Мансуровна. Тикшеренү нәтиҗәләре курс һәм диплом эшләрендә чагылыш табачак, шулай ук конференцияләрдә дә тәкъдим ителәчәк.

«Идел катып калган объект түгел, ул вакыт үтү белән үзгәрә, шуңа күрә аның торышын даими күзәтеп тору мөһим», — диде биология фәннәре докторы.

Рус география җәмгыяте, Идел буе дәүләт су транспорты университеты һәм вуз-партнерлар проекты вуз һәм академия фәнен берләштерүгә, экологик иминлек өлкәсендәге бурычларны хәл итүгә, климат үзгәрешләрен күзәтүгә, әйләнә-тирә мохитнең торышын мониторинглауга, гидродинамика һәм гидротехника бурычларын хәл итүгә, елга экосистемаларына антропоген йогынтыны бәяләүгә юнәлдерелгән.

Автор: Лариса Бусиль, фото: vsuwt.ru