КФУ профессоры Айның яктыртылган ягында су булу турында үз гипотезасын тәкъдим итте

Галимнәр Җирнең табигый иярчененең су булмаска тиеш тиеш өлешендә су молекулаларын тапканнар. 

Boeing 737 самолетында эшли торган һәм инфракызыл камера белән җиһазландырылган SOFIA (NASA ‘s Stratospheric Observatory for Infrared Astronomy) обсерваториясе, Айның Кояш белән яктыртылган өлешендә су молекулалары барлыгын теркәгән. Бу хакта Америка космик агентлыгы сайтында һәм Nature Astronomy журналында хәбәр ителә.

Су молекулалары Айның күренә торган көньяк ярымшарында урнашкан Кратере Клавиус (Clavius Crater) кратерында табылган.

Җирнең табигый иярченен өйрәнүгә үз гомеренең күп өлешен багышлаган Казан федераль университетының Физика институты профессоры, КФУның В.П.Энгельгардт исемендәге Астрономия обсерваториясе директоры Юрий Нефедьев әйтүенчә, Айның караңгы өлешендә су молекулалары әле 11 ел элек үк табылган:

«2009 елның октябрендә LCROSS (Lunar Crater Observation and Sensing Satellite — ай кратерларын күзәтү өчен иярчен) миссияле модулен Айның көньяк полюсы янында Кабеусны күләгәле кратер төбенә төшерделәр. Барлыкка килгән ай тузаны болытында билгеле бер күләмдә су табылды.»

Җир табигый иярчененең яктыртылган өлешенә килгәндә, астрономнар анда суның булуы мөмкин түгеллегенә ышана иде.

«Айның яктыртылган ягында боз һәм су юк дип саналды, чөнки Кояш нурланышы тәэсирендә алар парга әйләнергә тиеш иде. Америка галимнәре тарафыннан күптән түгел уздырылган махсус тикшеренүләр Айда төзелеше буенча суга якын булган ниндидер матдә барлыгын ачыкларга мөмкинлек бирде. Моның нәкъ менә су булуын йөз процент ышаныч белән әлегә  раслау мөмкин түгел «, — дип аңлата Ю.Нефедьев.

Хәер, физика-математика фәннәре докторы Айның күренә торган ягында су табылуын кире какмый һәм хәтта үз гипотезасын да тәкъдим итте:

«Безнең планетада су барлыкка килү теорияләренең берсе — кометалар. Айда космик җисемнәр төшү нәтиҗәсендә хасил булган бик күп кратерлар бар. Бик күптәннән Җир иярчененә төшкән кометалар үзләрендә булган бозны алып килергә мөмкин. Мин Айның яктыртылган ягындагы кратерда ай өслеге астында төшкән комета ята дип уйлыйм. Өстәвенә, түбән төшү тизлеге зур булмаса да, ул Ай тәненә тирән кереп китмәде. Кояшның тышкы тәэсире астындагы комета бозы молекулалары өслеккә үтеп керә, һәм нәкъ менә шушы молекулалар табыла да инде. Әлеге фантастик гипотезалардан тыш, башка гипотезаларның булмавын исәпкә алып, бу SOFIA күзәтүләре аңлатмасының берсе булырга мөмкин «.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, хәзерге вакытта Ю.Нефедьев Россия фәнни фонды грантын откан «Космик геодезия, планетология һәм Россия фәнни фондының күппараметрик анализы ысуллары нигезендә Айның эчке төзелеше параметрларын исәпкә алып, динамик имитацияле селенографик модель булдыру» проектын җитәкли. Составна КФУ, МДУ ГАИШ һәм ГЕОХИ галимнәре кергән проектның фәнни төркеме хәзерге заман космик миссияләре мәгълүматлары нигезендә, Айга акрынрак ударниклар төшүне исәпкә алып, мөмкин булган ай ресурслары картасын булдыра.

Автор: Лариса Бусиль, фото: pikabu.ru, видео: UNIVER TV