КФУ профессоры: «Апрель беренче язгы йолдыз яңгырын бүләк итәчәк»

Юрий Нефедьев яз урталарында төнге күктә нәрсә күзәтеп булачагын һәм 12 апрельдә В.П. Энгельгардт. исемендәге Астрономия обсерваториясендә нинди чаралар узачагы турында сөйләде.

“14 -30 апрельгә кадәр Лириданың беренче язгы йолдыз яңгырын күрергә мөмкин булачак. Бу метеор агымы Лира йолдызлыгыннан үз исемен алды, анда аның радианты урнашкан. Аларны инде 2,5 мең елдан артык күзәтәләр. Элек бу көчле агым булса, хәзер атмосферага сәгатенә нибары 18 Метеор оча. Исегезгә төшерәбез, Метеор агымнары – зур космик җисемнәр калдырган тузан болыты. Лириданың метеор агымы Тэтчер кометасыннан барлыкка килгән дип санала. Әмма ул Бөекбритания премьер-министры хөрмәтенә түгел, ә үзенең беренче ачучысы, астроном Тэтч хөрмәтенә аталды”, – дип сөйләде Юрий Нефедьев.

Ул шулай ук йолдыз яңгырын күзәтү өчен иң яхшы вакыт – төнге 2.00-3.00 сәгать була дип хәбәр итте.

“Апрель аенда зенитта Зур Аю йолдызлыгы булачак, калган күк объектларын күзәтү өчен шартлар иң яхшылардан түгел, – ди галим. — Планетага килгәндә, бу айда күктә өчәү генә күренә: Марс – аны кич күкнең көнбатыш ягында күзәтеп була, Юпитер һәм Сатурн – көнчыгышта иртән барлыкка килә, ә аннары көндезге якта юкка чыга”,- диде Юрий Нефедьев.

Юрий Анатольевич 12 апрельдә булачак вакыйгаларга да игътибарны юнәлтте.

“ Космонавтика көнендә яңа ай башы башлана. Апрель буе ай күләмендә артачак, бу аны күзәтү өчен менә дигән вакыт, – дип белдерде Юрий Нефедьев. — 12 апрельдә кешенең беренче галәмгә очуына 60 ел тула. Барыгызны да бу көнне Астрономия обсерваториясенә чакырасым килә,-дип тамамлады чыгышын галим.

Диана САДРЕТДИНОВА әзерләде. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе магистры.