КФУ профессоры «Бiрлiк» медале белән бүләкләнде

Гадел Абдуллинның Россия белән Казахстан арасындагы хезмәттәшлекне ныгытудагы казанышлары билгеләп үтелде.

Халыклар арасында хезмәттәшлекне үстерүгә, милли мәдәниятләрне якынайтуга һәм үзара баетуга, Россия Федерациясе белән Казахстан Республикасы арасындагы дустанә мөнәсәбәтләрне ныгытуга керткән өлеше өчен Казан федераль университеты Юридик факультетының Халыкара һәм европа хокукы кафедрасы мөдире, юридик фәннәр докторы, профессор Гадел Абдуллин Казахстан халкы ассамблеясенең «Бірлік» алтын медале белән бүләкләнде.

«Бірлік» («Бердәмлек») медале Казахстан Республикасының беренче президенты Нурсолтан Назарбаев инициативасы белән Казахстан халкы Ассамблеясе тарафыннан гамәлгә куелган һәм Казакъстан, чит ил гражданнарын, оешмаларны һәм предприятиеләрне Казакъстанның бердәмлеген һәм тотрыклылыгын ныгытудагы, социаль-икътисадый һәм иҗтимагый үсешендәге казанышлары өчен билгеләп үтүнең һәм бүләкләүнең югары билгесе булып тора.

«Медаль бирү минем өчен көтелмәгән хәл булды, тик мин моңарда көтелмәгән бернәрсә дә булмавын аңлыйм. Мин бу бүләк белән безнең кафедра, КФУ һәм Казакъстан вузлары арасында хезмәттәшлекне ныгыту өлкәсендә Казан университеты һәм юридик факультет эше билгеләп үтелде дип саныйм, —  ди Гадел Илсөяр улы.

2015 елдан башлап, халыкара һәм европа хокукы кафедрасы укытучылары Казахстанның әйдәп баручы югары уку йортлары белән актив хезмәттәшлек итә, берничә уртак проект гамәлгә ашырылган.

«Без фән һәм мәгариф өлкәсендә Л.Н.Гумилев исемендәге Евразия милли университеты, Коркыт Ата исемендәге Кызыл Орда дәүләт университеты һәм бу илнең башка эре югары уку йортлары белән уңышлы хезмәттәшлек итәбез, — дип сөйли Г.Абдуллин. — Евразия милли университеты белән без «Европа һәм халыкара бизнес-хокук» ике диплом программасы буенча хокук магистрлары әзерлибез. Моннан тыш КФУ Казахстанның алдынгы вузлары өчен югары квалификацияле кадрлар әзерләү белән шөгыльләнә, Россия-Казахстан конференцияләрен уздыруда катнаша, уртак проектларны гамәлгә ашыра. Иң мөһим проектларның берсе — Россия һәм Казахстан белгечләре коллективы әзерләгән халыкара хокук буенча беренче дәреслек булды. Ул 2015 елда басылып чыкты».

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 2020 елның декабрендә Гадел Абдуллинга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Указы белән хокук фәнен үстерү һәм югары квалификацияле белгечләр әзерләүгә керткән өлеше өчен «Татарстан Республикасының атказанган юристы» дигән мактаулы исем бирелде.

Автор: Лариса Бусиль