КФУ профессоры «Хатын-кыз — милләт анасы» медале белән бүләкләнде

Башкорт хатын-кызлары җәмгыятенең югары бүләге эскизы Казан университетында эшләнгән.

Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбенең гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы профессоры, филология фәннәре докторы Әлфия Йосыпова «Хатын-кыз — милләт анасы» медале белән бүләкләнде. Бу — башкорт хатын-кызлары җәмгыятенең иң югары бүләге. Медаль 2017 елда ХХ гасыр башындагы башкорт хатын-кызлар хәрәкәте активисты Рабига Кушаева хөрмәтенә гамәлгә куелган.

Бүләкләү тантанасы «Хатын-кыз — милләт анасы» V республика конкурсына йомгак ясау кысаларында узды. Барлыгы Башкортстан Республикасы үсешенә өлеш керткән  14 төрле милләт һәм төрле яшьтәге хатын-кыз, һөнәр ияләре бүләкләнде.

«Минем өчен бу көтелмәгән һәм шатлыклы бүләк булды. Бу факт ике республиканың бердәмлеген һәм уртаклыгын күрсәтә. Әлеге проектта КФУның да зур өлеше бар. «Хатын-кыз — милләт анасы» медале эскизын эшләү конкурсында Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының дизайн һәм милли сәнгать кафедрасы укытучысы (өлкән укытучы Гөлназ Әхмәтшина) проекты җиңде. Минем өчен университет укытучысы эскизы буенча эшләнгән медальне йөртү — зур дәрәҗә, — ди Әлфия Йосыпова.

КФУ профессорына медальне БР башкорт хатын-кызлары җәмгыяте рәисе, БР Дәүләт Җыены — Корылтае депутаты, инициатор һәм проект җитәкчесе Гөлнур Кульсарина тапшырды.

Ә.Йосыпова әйтүенчә, бүләкне аңа ике милләт арасында дуслыкны ныгыту һәм үзара фәнни хезмәттәшлек өлкәсендә Татарстан белән Башкортстанның уртак проектлары өчен биргәннәр. Өстәвенә, соңгы елларда Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты диссертация советында Башкортстанның 5 вәкиле үз диссертацияләрен яклады һәм филология фәннәре кандидаты һәм докторы исемнәрен алды. Әлеге медаль — университетара һәм республикаара мөнәсәбәтләр күрсәткече, дип саный профессор.

«Безнең максат бер — уртак эшчәнлекне дәвам итү. Туган телне, әдәбиятны һәм мәдәниятне саклап калу өчен проблемаларны хәл итүдә, фәнни мәкаләләр язуда бергәләп эшләү зарур; иң мөһиме — үзара дус һәм тату яшәү», — дип саный Ә.Йосыпова.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, конкурста катнашучылар милли, дини яктан чикләнмәгән, шуңа күрә чарага ел саен БР халкы, күрше төбәкләр вәкилләре килә. Быел бүләкләнүчеләр арасында Татарстан, яһүд, удмурт һәм чуваш иҗтимагый оешмалары вәкилләре дә бар иде.

Белешмә өчен. Әлфия Йосыпова — РФ мәгариф өлкәсе мактаулы хезмәткәре, “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: «Хатын-кыз карашы» конкурсында «Хатын-кыз галим» номинациясендә Татарстан Республикасы югары мәктәбенең атказанган хезмәткәре, тел белеме һәм тюркологиянең актуаль мәсьәләләре буенча 500дән артык хезмәт авторы, төрек лингвистика җәмгыяте әгъзасы. Ә. Йосыпова шулай ук КФУ каршындагы бушлай татар теле курсларын оештыруда катнаша.

Автор: Алинә Минневәлиева, фото: www.bashinform.ru