КФУ профессоры: «Җәй бик иртә килде»

РФ Гидрометеоүзәге мәгълүматлары буенча, Казанда 30 градуска кадәр җылытырга мөмкин.

Якын көннәрдә Казанда температура күрсәткечләре буенча июль аена хас аномаль җылы һава торышы көтелә. Бу хакта КФУның Экология һәм табигатьтән файдалану институтының метеорология, климатология һәм экология кафедрасы профессоры Юрий Переведенцев хәбәр итте.

12 майда көндез — плюс 27 градус, төнлә — 14 градус булыр дип фаразлана. Пәнҗешәмбе көнне, 13 майда, көндез шулай ук 27, төнлә  16 градус җылы көтелә.

«Казанда майда уртача айлык температура «плюс» билгесе белән 13,5 градус тәшкил итә. Явым-төшем 40 миллиметрга якын булырга тиеш. Бу көннәрдә, 11-20 майда, тәүлекнең уртача һава температурасы 13-14 градус тәшкил итәчәк, — диде профессор Юрий Переведенцев РФ Гидрометеоүзәге мәгълүматларына таянып. — Фаразларга караганда, башкалада температура күрсәткечләре сигез градуска югары булачак — бу аномаль җылы һава торышы. Көндезге температура максималь күрсәткечләргә — 30 градуска кадәр, төнлә — плюс 20 градуска кадәр җитәргә мөмкин».

Профессор әйтүенчә, мондый күрсәткечләр июль аена хас.

«Бу айда тәүлекнең уртача температурасы 20 градусны тәшкил итә. Җәй бик иртә килде! Соңгы елларда безнең җәй иртәрәк килә башлады, — диде Ю.Переведенцев.

Аның әйтүенчә, җәй — тәүлеклекнең уртача  һава температурасы «плюс 15 градус» билгесе аша күтәрелгәннән соң башлана торган чор.

«Хәзерге һава торышы безнең югары басым өлкәсендә булуыбыз, шулай ук циркуляция — көньяктан җылы һава массалары алып чыгу белән бәйле. Кояш җылыта, көньяк җилләре исә», — дип өстәде профессор.

Юрий Петрович билгеләп үткәнчә, бу айда явым-төшем җитмәү көтелә. 11 майга 10 миллиметр гына явым-төшем туры килде.

Автор: Рүфинә Гыймалетдинова, фото: Максим Зарецкий