КФУ профессоры кешелекнең Айда файдалы казылмалар чыгара башлау мөмкинлекләрен бәяләде

Дональд Трамп Җирнең табигый иярчене ресурсларын  АКШның берүзе файдалану хокукы турында указга кул куйды.

6 апрельдә имзалаган указы белән АКШ президенты Дональд Трамп  Америка компанияләренә Айда, шулай ук башка күк җисемнәрендә файдалы казылмаларны эшкәртергә рөхсәт итте.

Документта Америка Кушма Штатлары 1979 елның декабрендә БМО Генераль Ассамблеясе резолюциясе тарафыннан кабул ителгән Айда һәм башка күк җисемнәрендә дәүләт эшчәнлеге турындагы килешүне танымый һәм космик киңлекне гомуми байлык дип санамыйлар, диелә.

«Космик киңлек, юридик һәм физик яктан, кеше эшчәнлеге өчен уникаль урын булып тора, һәм Кушма Штатлар аны гомуми байлык сыйфатында карамый», — диелә указда.

Мәсьәләнең юридик ягына кагылмыйча, без Казан федераль университетының Физика институты профессоры, КФУның В.П.Энгельгардт исемендәге Астрономия обсерваториясе директоры, 40 елдан артык Айны өйрәнү белән шөгыльләнүче Юрий Нефедьевтан якын киләчәктә  кешелек дөньясының Айда файдалы казылмалар табуны башлап җибәрү перспективасын бәяләүне сорадык. Моннан берничә көн элек кенә,  Юрий Анатольевич җитәкчелек иткән Айны тикшерү буенча проект Россия фәнни фонды грантын алган.

«Айда файдалы казылмалар чыгару озак перспективага ия бурыч. Моның белән шөгыльләнә башлау өчен бик күп проблемаларны хәл итәргә кирәк. Барыннан да элек Җирнең табигый иярченен, аның төзелешен өйрәнергә һәм Айда навигация системасын төзергә кирәк «, — диде галим. Ул шулай ук Казан университетында безнең планета өслегеннән Җирнең табигый иярченен тикшерү шәһәр читендәге астрономик обсерватория төзелгәннәнбирле, ягъни 1901 елдан диярлек алып барылуын әйтте.

КФУның Юрий Анатольевич җитәкли торган «Космик навигация һәм планета тикшеренүләре» фәнни-тикшеренү лабораториясе хезмәткәрләре Айның физик либрациясе мәсьәләләре белән шөгыльләнә, Россиянең ай навигация системасын төзүдә катнаша, шулай ук Җирнең табигый иярченендә файдалы казылмалар чыгару белән бәйле тикшеренүләр үткәрә.

«КФУның Физика институты асспиранты, безнең лаборатория хезмәткәре Алексей Андреев 2019 елдан Россиядә Ай һәм астероид ресурсларын тикшерү буенча  баш белгеч, МДУ профессоры Владислав Шевченко тәкъдиме белән Ай өслегенең селенофизик һәм морфологик үзлекләрен бәяләү ысулларын эшләү һәм космик аппаратларның айга төшү өчен перспектив урыннарның имитацион модельләрен булдыру белән шөгыльләнә. Әлеге имитация модельләре файдалы казылмаларның бай ятмаларын табу ихтималы югары булган территорияләрне билгеләп, ресурс карталарыннан гыйбарәт булачак. Аларда шулай ук айга төшү өчен яраклы плато күрсәтеләчәк», — дип сөйләде Ю.Нефедьев.

Галимнәр уйлавынча, Ай, Җирдә запаслары акрынлап бетә баручы күп металларга һәм химик элементларга бай. Мәсәлән, анда иридий, платина, кобальт, никель, тимер табарга мөмкин.

«Җирнең табигый иярченендәге файдалы казылмаларны дистәләгән триллион долларга бәяләргә мөмкин. Әмма әлегә кешелек бу ресурсларны чыгара алырлык роботларны булдырмаган. Кешеләр моны үзләре эшли алмаячак. Яши аларлык ай базаларын төзү өчен төп каршылык — югары радиация. Әгәр дә Җирнең магнит кыры булмаса (Айның ул юк диярлек), без барыбыз да кояш радиациясеннән һәлак булыр идек «, — диде профессор.

Айны тикшерергә кирәк, һәм моны төрле илләр галимнәре бергәләп эшләргә тиеш, дип саный Юрий Нефедьев. Бары тик уртак тырышлык белән генә максималь нәтиҗәләргә ирешергә һәм кешелек дөньясы Ай ресурсларын куллана алган көнне якынайтырга мөмкин.

«Мин илебездә космик держава булуны һәм өстенлекләрнең берсе — табигый иярченне үзләштерү икәнен онытмасыннар иде дип телим. Айның кире ягын фотога төшергән һәм аның өслегенә йомшак төшеп утырган беренче космик аппаратлар совет станцияләре булды «, — диде сөйләшү ахырында астроном.

Автор: Лариса Бусиль, фото: yandex.ru/collections