Алар өчен очып китүгә төп сигнал булып азык азлыгы түгел, ә көн озынлыгы кимү тора.
Фундаменталь медицина һәм биология институтының биоэкология, гигиена һәм иҗтимагый сәламәтлек кафедрасы мөдире Илгизәр Рәхимов Казан федераль университетының Медиакоммуникацияләр үзәгенә кошларның көзге миграциясе турында сөйләде.
Күчмә кошлар тормышын галимнәр инде озак вакыт тикшерә. Бүген орнитологлар тарафыннан кошларның күченеп китү сроклары, маршрутлары буенча зур күләмле материал тупланган.
«Татарстанда кошларның күченеп китүе август урталарыннан башлана. Беренче булып җылы якларга кара керәшәләр, шәүлегәннәр очып китә, — диде Илгизәр Рәхимов. — Без шәһәрдә даими рәвештә керәшәләрне күрәбез, алар чәрелдәп һавада очып йөриләр. Август уртасыннан ук алар тынып кала, көньякка очып китәләр».
Профессор аңлатканча, очып китү өчен төп сигнал азык аз булу түгел, ә сезонлы миграция алхәбәрчесе — көннең яктылык озынлыгы кимү тора.
«Шул вакыттан башлап, әкренләп безнең кошларның урта полосадан очып китүе башлана. Саннары кими башлый, төньяк кошлар очып килә — бу октябрьгә кадәр дәвам итә «, — дип билгеләде ул.
Быел кошларның очып китү вакыты озагракка сузылачак, чөнки көзнең икенче аенда очып китүче кошларның күбесе инде очып киткән, боз катканчы суда йөзеп йөрүчеләр генә калган.
«Кичә без аккошлар китүен күрдек. Боз юк, әмма сроклар буенча булырга тиеш. Процесс закончалыклы, төгәл график буенча уза; керәшәләргә кадәр кыр үрдәге очып китү беркайчан да булмый», — диде профессор И.Рәхимов.
Хәзерге этапта безнең төбәк аша очып үтүче күчмә кошлар бар. Җылы булганда, алар озак тукталышлар ясыйлар, урыннарда тоткарланалар.
«Хәзер синоптиклар фаразлары буенча, төньякта шактый салкынайтты. Бездә җылы булса да, төньякта һава температурасы җылыныр дип көтелми. Шуңа күрә төньяк кошлары, көньякка очып киткәндә, безнең шартлар уңай булса, безнең төбәктә туктала. Бу вакытта без сулыкларда һәм безнең табигый биотопларга якын күчмә кошларның бик күп төрләрен күзәтә алабыз», — дип хәбәр итте ул.
Республикада озак вакыт дәвамында сулыклар катмаганга күрә, төбәктә акчарлаклар барлыкка килү очраклары ешайды. Күптән түгел генә Казансу елгасы акваториясендә ял итәргә туктаган зур акчарлаклар төркеме күренде.
Автор: Рүфинә Гыймалетдинова, фото: Александр Кузнецов