КФУ профессоры Кытайның Айны өйрәнү программасын бәяләде

Ул шулай ук Казан астрономнарының «ай» эшләнмәләре һәм Кытай коллегалары белән хезмәттәшлеге турында сөйләде.

Айны тикшеренү өлкәсендә эксперт, Казан федераль университетының Физика институты профессоры, В.П.Энгельгардт исемендәге Астрономия обсерваториясе директоры Юрий Нефедьев Җирнең табигый иярченен үзләштерү буенча кытай космик программасына бәя бирде.

«Якынча бер атнадан соң, 24 ноябрьдә, старт алган «Чанъэ-5″ Кытай ай миссиясе кысаларында җибәрелгән космик аппарат айга төшәргә тиеш. Аның бурычы — Айда әлегә кадәр тикшерелмәгән Бурь Океаны районындагы реголит үрнәкләрен алу һәм Җиргә кайту. Соңгы тапкыр ай грунтын  СССРның һәм АКШның космик аппаратлары 1970 елларда ук алып кайтты», — диде галим һәм Кытай соңгы 7 елда күп кенә кызыклы һәм фәнсыйдырышлы космик миссияләр тормышка ашырыла алды, дип билгеләде.

Мәсәлән, 2019 елда Кытай Халык Республикасы кешелек тарихында беренче булып безнең табигый иярченнең икенче ягына үзенең «Чанъэ-4» космик аппаратын утыртты.

«Моны идарә ителә торган режимда Лагранж ноктасына урнаштырылган элемтә иярчене ярдәмендә эшләргә мөмкин булды. Бу иярченне профессор J.Ping һәм КХРның Милли астрономик обсерваториясеннән аның хезмәттәшләре эшләгән. Сүз уңаеннан, нәкъ менә шушы Кытай оешмасы белән КФУ да хезмәттәшлек турында меморандум имзаланды», — диде профессор.

Ул аңлатканча, Җирнең табигый иярченендә координата-вакыт тәэмин итүнең югары төгәллекле системасы булдырылмаганлыктан Айның кире ягына утырганда элемтә иярченен кулланырга кирәк булган. (Әгәр дә Айның күзгә күренгән ягына космик модульләрне кулдан идарә итү режимында утыртып булса, турыдан-туры радиоэлемтә булмау сәбәпле, Айның кире ягында моны эшләү мөмкин түгел.)

Мондый навигация системасын эшләү белән КФУда Ю.Нефедьев җитәкчелегендә  2020 елда Россия фәнни фонды гранты тарафыннан хупланган «Космик геодезия, планетология һәм күппараметрик анализ методлары нигезендә Айның эчке төзелеше параметрларын исәпкә алып, динамик имитацион селенографик модель булдыру» РНФ проекты кысаларында шөгыльләнәләр. Төгәл координата-вакыт тәэмин итү системасын булдыру өчен хәзерге, шул исәптән кытай космик ай миссияләре нәтиҗәсендә алынган мәгълүматлар да кулланыла.

Кытай космик программасының якын планнарында КХРда булганнарына караганда да зуррак җир яны орбиталь станциясен булдыру.

«2011 елның сентябреннән орбитада «Тяньгун-1» Кытай станциясе урнашкан, соңрак «Тяньгун-2» җибәрелде, ул алдагы Кытай күпмодульле орбиталь станциясе өчен тормышны тәэмин итү технологияләрен тикшерү өчен модель булды, ул алдагыларыннан зуррак булачак. «Т» хәрефе рәвешендә төзелгән өченче станциянең 7 тоташтыру төене булачак, алар модульле конструкцияне яңа блоклар белән киңәйтергә мөмкинлек бирәчәк. Кытай орбиталь станциясенең беренчел варианты «Мир» һәм МКС станцияләренең зурлыгы һәм сыйдырышлылыгы буенча азрак булачак. Аның янында космик телескоп белән автоном модуль урнашачак, бу кирәк булганда аны тиз арада ремонтларга һәм хезмәт күрсәтергә мөмкинлек бирәчәк, дип планлаштырыла», — дип сөйләде Юрий Анатольевич.

Галим әйтүенчә, Кытай җир яны орбиталь станциясен генә түгел, ә дистәгә якын орбиталь станцияләр, шулай ук ай торак базасын төзү дә планлаштыра.

«Хәзерге вакытта Кытай планнарына бик җитди карарга мөмкин. Без Шанхайдагы космик иярчен төркемнәрен озату объектларында булдык. Мин КХР үтә төгәл антенналардан башлап навигация системаларына кадәр нинди катлаулы техника булдыра алуын күрдем», — дип йомгаклады Ю.Нефедьев.

Ул шулай ук берничә ел элек бу ил вәкилләре Казан федераль университетына визиты вакытында Кытайның РСДБ-антеннасын КФУның Астрономия обсерваториясе территориясендә урнаштырырга тәкъдим иткәннәрен искә төшерде. Әгәр Кытай коллегалары белән мондый хезмәттәшлек тормышка ашырылса, ул, астроном фикеренчә, үзара файдалы булачак.

«Эш шунда ки, Кытай периметры буенча урнаштырылган «Компас» Кытай навигация системасын VLBI озату өчен билгеләнгән биш антенна Кытай Халык Республикасы территориясенең чикләнгән булуы аркасында әлеге иярчен төркемен төгәлрәк сканерлауны башкарырга мөмкинлек бирми. Шуңа күрә безнең ил үзәгендә урнашкан антенна куелган бурычны уңышлы хәл итә алыр иде «, — дип аңлатты  һәм мондый антеннаның булуы КФУга космик тикшеренүләрне КХР белән хезмәттәшлек планында гына түгел, дөньякүләмендә дә яңа сыйфат дәрәҗәсенә чыгарырга мөмкинлек бирер идедип өстәде ул.

«Без күп кенә Россия һәм халыкара навигацион һәм астрофизик проектларга керә алыр идек», — диде ул.

Хәзерге вакытта КФУның КХР космик оешмалары белән хезмәттәшлеге дәвам итә, гәрчә пандемия чорында планлаштырылган визитлар һәм стажировкалар кичектерелсә дә. Юрий Нефедьев фикеренчә, күпләр өченче космик держава дип санаган ил белән фәнни хезмәттәшлекне ныгытырга кирәк.

Автор: Лариса Бусиль, фото: China Aerospace Science and Technology Corporation