КФУ профессоры Марьино күлен тергезү проектын тәкъдим итте

Казанда экопаркның яр буе территориясен төзекләндерү һәм яңартуга старт бирелде.

26 мартта «Марьино күле» экопаркында аны яңарту һәм төзекләндерү проектын тәкъдим иттеләр. Проект «СМУ-88» ҖЧҖ һәм «Акварэй» ҖЧҖ хезмәткәрләре тарафыннан, Казан федераль университетының Идарә, икътисад һәм финанслар институтының табигатьне җайлаштыру һәм судан файдалану кафедрасы катнашында эшләнде.

Яңартылган экопаркның нинди булачагы турында КФУ Идарә, икътисад һәм финанслар институтының табигатьне җайлаштыру һәм судан файдалану кафедрасы мөдире, профессор Нәфисә Минһаҗева сөйләде.

«Марьино күле — безнең кафедра өчен әһәмиятле объект. Бу сулык Короленко, Бондаренко һәм Волгоград урамнары тирәсендә урнашкан. Биредә без су объектларын экореабилитацияләү үткәрергә һәм аларның ярларын төзекләндерергә өйрәндек. Бу-республикада федераль статус алган беренче кече күл. Без аңа Горводзеленхоз хезмәткәре Мария Захаровна Богданова хөрмәтенә исем бирдек, ул 1990-2000 еллар башында күл ярларын төзекләндерү эшләрен оештырган иде», – диде безгә Н.Минһаҗева.

«Марьино күле» экологик паркын төзү идеясе кафедра хезмәткәрләрендә 2012 елда барлыкка килгән. Аларга яр буе территориясен төзекләндерү буенча консультация бирүне сорап,  күлнең ярында йорт төзүче «ВЕКТР» ЯАҖ фирмасы төзүчеләре  мөрәҗәгать иткән. Ул вакытта күл начар хәлдә була.

«Яңа Савин районы администрациясе һәм төзекләндерү комитеты ярдәме белән 2013 елда биредә шәһәрдә беренче экопарк эшли алдык, — ди Нәфисә Мансуровна. — Күл чистартылган иде-без бик күп яшел суүсем-нитчатка тартып чыгардык. Үләннәр утыртылды һәм күлнең яр төзекләндерелде. Юллар, эскәмияләр барлыкка килде, агачлар, куаклар, чәчәкләр утыртылды. Шул ук вакытта элмә тактага керү юлы ясалды, биредә яшәүче үсемлекләр һәм хайваннар төрләре күрсәтелгән мәгълүмати стендлар урнаштырылды, күзәтү мәйданчыклары ясалды, кошлар өчен йөзә торган утрау барлыкка килде».

Экопарк барлыкка килгәннән соң, 7 ел эчендд анда күп нәрсә тузган һәм ремонт таләп итә. «СМУ-88» төзелеш компаниясе җитәкчесеннән килгән сулыкны төзекләндерүгә кайту тәкъдиме кафедра хезмәткәрләре тарафыннан рухланып кабул ителә. 2018-2019 елларда алар тикшеренүләр үткәрделәр, нәтиҗәдә сулыкны экореабилитацияләү һәм паркны төзекләндерү буенча тәкъдимнәр эшләнде. Төп бурыч-күл төбен ләмнән һәм чүп-чардан чистарту.

«Йөзә торган экскаватор-амфибия ярдәмендә сулык үзәк буенча су төбе катламнарыннан чистартылачак, шулай ук 4 метрга тирәнәйтеләчәк. Бу күлнең кислород режимын, аның гидродинамикасын һәм грунт туклануын яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк. Сулыкның аэрациясе элек салынган һава алмаштыру системасы ярдәмендә башкарылачак. Моннан тыш, күлдә кечкенә генә каскадлы шарлавык барлыкка киләчәк, ул аэрацияне шактый көчәйтә. Ул әлеге проектның үзенчәлеге булачак», — дип аңлатты Н.Минһаҗева.

Галим фикеренчә, күлне тирәнәйтү ротан санын киметергә ярдәм итәчәк:

«Ротан вак күлләрдә үрчи. Хәзер ул үзен күлдә бик яхшы хис итә һәм башка төр балык, шулай ук җир-су хайваннарын кысрыклаган, чөнки аларның уылдыклары белән туклана. Әгәр күл тирәнәя икән, ротан популяциясе кимиячәк».

Бу атнада күлнең яр буен чистарту, коры-сары агачлардан арындыру эшләре башланды. Аны кошлар оя кора башлаганчы тәмамларга кирәк, дип саный эколог. Тиздән бирегә үрдәкләр, акчарлаклар очып кайтачак.

Экопаркның тышкы кыяфәтенә килгәндә, ул тиздән сизелерлек үзгәрәчәк. Ял итү зонасында яңа эскәмияләр, чәчәкләр утыртылган клумбалар, өстәмә яшеллек барлыкка киләчәк. Яңа күзәтү мәйданчыклары төзеләчәк, мәгълүмати стендлар урнаштырылачак, юлларның өслеге яңартылачак. Шулай ук үрдәкләр өчен йөзә торган утрауны төзекләндерү планлаштырыла.

Автор: Лариса Бусиль, фото: Нәфисә Минһаҗева

Сайт өчен Раил Садретдинов әзерләде.