КФУ профессоры: «Планеталарның зур парады 170 елга бер тапкыр була»

Кояш системасы планеталары шартлы рәткә тезелде.

4 июльдән башлап күзәтергә мөмкин булган сирәк астрономик күренеш турында Казан федераль университетының Физика институты профессоры, КФУның Астрономия обсерваториясе директоры Юрий Нефедьев сөйләде.

«Үз орбиталары буйлап хәрәкәт иткәндә Кояштан бер якта булган Кояш системасының берничә планетасының якын килүен гади халыкта планеталар парады дип атыйлар. Астрономнар бу күренеш турында планеталар тоташуы диләр», — дип аңлатты Юрий Анатольевич.

Шул ук вакытта галим билгеләп үткәнчә, планеталар бер линиягә төзелми, ә бары тик күктә чикләнгән  өлкәләрдә, мәсәлән, күрше йолдызлыкларда урнашалар.

«Планеталар парады шактый озак дәвам итә — берничә атнадан ярты елга кадәр, чөнки планеталар акрын хәрәкәт итә. 4 июльдән башлап Юпитер белән Сатурнның якынаюын коралсыз күз белән күзәтеп була, шулай ук Марс белән Венера да күренә, ул иртәнге якта яки Кояш баегач кына күзәтелә. Парадның бишенче планетасы — Җир.  Меркурийның парадка 22 июль иртәсендә кушылачак. Шунысын да әйтергә кирәк, өч планетаның якынаюы елга берничә тапкыр, дүрт планетаның — елга бер тапкыр, биш планетаның — 19 елга бер тапкыр була. Кояш системасының барлык планеталары бер-берсенә якыная торган планеталарның зур парады 170 елга бер тапкыр була», — дип сөйләде Ю.Нефедьев.

Профессор аерым ассызыклаганча, Җирдән күзәтүләр вакытында без күк өлкәсендә эчке (Меркурий һәм Венера) һәм башка планеталарны күрмәячәкбез. Бу шуның белән аңлатыла, Венера белән Меркурий орбиталары безнең планета орбитасы эчендә, ә калганнары Җир орбитасы артында урнашкан.

Планеталар парады август уртасына кадәр дәвам итәчәк, һәм, астроном сүзләренчә, җәйнең соңгы аенда төннәр караңгырак булу сәбәпле, күзәтүләр өчен шартлар хәзергегә караганда яхшырак булачак.

Автор: Лариса Бусиль, фото:planetarium-moscow.ru