КФУ профессоры Россия көнендә нинди һава торышы булачагы турында әйтте

12 июньдә Татарстанда бу атнада иң җылы көн көтелә.

Ял көннәрендә Казанда һәм Татарстанда җылы һава торышы, явым-төшемнәр булуы көтелә. Россия көнендә һава торышы ничек булачагы турында тулырак итеп КФУның Экология һәм табигатьтән файдалану институтының атмосфера метеорологиясе, климатологиясе һәм экологиясе кафедрасы мөдире, профессор Юрий Переведенцев сөйләде.

Россия көнендә Татарстанда һава торышы шактый яхшы булырга охшап тора.

«12 июньдә Республика территориясендә бу атнада иң җылы көн булачак. Көндез 27, ә  төнлә 17 градус җылы булуы көтелә. Әмма шимбә көнне салкын атмосфера фронты узачак, ул көчле җилле яңгырлар китерәчәк», — дип хәбәр итте Юрий Переведенцев.

13 июньдә, салкын фронт үткәч, җил үз юнәлешен үзгәртәчәк, һәм республикага төньяк-көнчыгыш һава агымнары киләчәк, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Гидрометеоүзәге. Ялларда һава температурасы сизелерлек төшәчәк: көндез — 13-18, төнлә — 10-12 градус җылы булуы көтелә.

Дүшәмбе көнне Татарстанга җылы һава торышы әйләнеп кайтачак: көндез термометр баганалары 22, төнлә — 10 градуска кадәр күтәреләчәк.

«Татарстан Республикасы Гидрометеоүзәге фаразлары буенча, җәй өчен күрсәткечләр климат нормасы чикләрендә. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, явым-төшем нормалары арткан, хәзерге вакытта 63 ммны тәшкил итә. Җәй яңгырлар белән башлануга карамастан, гомумән алганда, узган ел белән чагыштырганда җылы булачак», — диде метеоролог.

Автор: Аделина Биккинина, фото: Максим Зарецкий