КФУ профессоры су басу куркынычына карата үз фаразын әйтте

Мартның 6 көнендә Казанда 6,2 мм явым-төшем булган. Узган кышның иң карлы ае булып февраль саналырга хаклы. Кар катламының биеклеге 47 мм булды. Бу саннарны Казан федераль университеты Метереология обсерваториясе инженеры Наталья Беляева әйтте. 

КФУ профессоры Юрий Перведенцев әйтүенчә, быел кар күп яуды. Ләкин туң тирәнгә китмәде. Шуңа күрә һава температурасы акрынлап кына арткан очракта, су җиргә сеңәчәк. Яңгыр ява калса су басу куркынычы да бар.

Исегезгә төшерәбез, астрономик яз язгы көн белән төн тигезләнешеннән соң, 20 мартта килә. Еш кына нәкъ шушы вакытта термометр баганалары интенсив рәвештә өскә ыргыла.