Җәйге чорда сулыкларда бәхетсезлек очраклары арта.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе мәгълүматлары буенча җәйге ай ярым эчендә Татарстанда 40 кеше батып үлгән. Ел саен Россиядә суда якынча 10 мең, ә дөньяда — 400 мең тирәсе кеше һәлак була.
Казан федераль университеты Фундаменталь медицина һәм биология институтының кеше сәламәтлеген саклау кафедрасы мөдире, профессор Тимур Зефиров батучыны ничек дөрес коткару һәм ашыгыч ярдәм килгәнче кешегә исән калырга ярдәм итү өчен нишләргә кирәклеге турында сөйләде.
«Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, суга бату алдан билгеле булмаган җәрәхәтләрдән үлемнең әһәмияте буенча өченче сәбәп булып тора», — диде медицина фәннәре докторы.
Т.Зефиров әйтүенчә, кешеләр еш кына җиһазландырылмаган урыннарда су коенганда бата. Әмма коенырга рөхсәт ителгән урыннарда да исерек килеш һәм үзеңне начар хис иткәндә суга керергә куркыныч. Йөрәк-кан тамырлары авырулары булган кешеләргә аеруча игътибарлы булырга кирәк: кызмача килеш һич тә салкын суга керергә ярамый. Температуралар уйнаудан кан тамырлары кысыла, бу йөрәк өянәген китереп чыгарырга мөмкин.
«Батып баручы янына арттан йөзеп киләләр, аны күкрәктән бераз астарак урап алалар, һәм уң кулыннан тотып, ярга чыгаралар. Шул ук вакытта кешенең башы һәрвакыт су өстендә булырга тиеш», — дип искәртте суга батып баручыны коткару кагыйдәләре турында профессор.
Яр буенда кичекмәстән беренче ярдәм күрсәтүгә керешергә кирәк.
«Башта авыз куышлыгын һәм сулыш юлларын чит предметлардан чистартырга кирәк. Моның өчен йомшак тукыма белән капланган бармакны кулланалар. Аннары, үпкәләрендә су булса, кешене башы асылынып торырлык итеп, корсагы белән аска каратып, тезенә салырга һәм калак сөякләре арасына каккаларга кирәк. Шулай итеп, сыеклык сулыш юлларыннан һәм ашказаныннан агып чыгар «, — диде Тимур Львович.
Әгәр дә кеше аңында икән, аңа коры киемнәр кидерергә, җылытырга һәм ашыгыч ярдәм чакыртырга кирәклеген әйтте. Бары тик табиб кына үпкәләр шешүе аркасында үлемгә китерергә мөмкин булган «икенчел суга бату» дип аталган куркыныч бармы-юкмы икәнлеген билгели ала.
«Әгәр дә кешене коткарганнан соң, аның яшәү билгеләре юк икән, кичекмәстән йөрәк-үпкә реанимациясен ясый башларга кирәк. Моның өчен зыян күрүчене тигез каты өслеккә яткырырга кирәк. Бер кулның уч төбен зыян күрүченең күкрәк читлеге уртасына, икенчесен аның өстенә куярга кирәк, куллар шулай итеп «йозак» хасил итә. Басым коткаручының бөтен авырлыгы белән күкрәк читлегенең перпендикуляр яссылыгында башкарылырга тиеш. Күкрәк читлеген минутына 100-120 тапкыр ешлыгы белән 4-5 сантиметрга басарга кирәк «, — диде Тимур Зефиров.
Ул шулай ук бер үк вакытта «авыздан авызга» методы белән ясалма сулыш ясарга кирәклеген дә әйтте. Моның өчен зыян күрүченең башын артка каералар, кулъяулыгы яки башка нечкә тукыма табып, аның аша авызны коткара торган кешенең иреннәренә куеп, башта 1 аннары икенче секунд эчендә тигез сулыш алдыралар. Һава агышын булдырмас өчен коткаручы зыян күрүченең борынын бармаклары белән кыса. Һәр ике сулыш алуга, күкрәк читлегенә 30 тапкыр басу туры килергә тиеш.
Т. Зефиров әйтүенчә, батканда кешене коткарыр өчен вакыт бик аз, шуңа күрә тиз һәм дөрес эш йөртергә кирәк. Йөрәге туктаганнан соң кешене 5-6 минут эчендә генә коткарып калырга мөмкин.
Автор: Лариса Бусиль; фото: yandex.ru