Казанда киләсе 10 көндә көннең уртача һава температурасы нормадан түбән булачак. Нинди һава торышы көтелүе турында профессор, КФУ метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Перведенцев сөйли.
«25 майдан 2 июьгә кадәр һава температурасы нормадан түбән булачак. Бүген, 25 май көнне төнлә нибары 4 градус җылы булыр дип көтелә. Шимбә – кояшлы һава торышы һәм көндез – 18 градус, ә төнлә – 9 градус җылы көтелә. Татарстан башкаласына суыкны Арктика җилләре алып килде, – ди профессор Юрий Переведенцев.
Якшәмбе бераз җылытачак. Көндез 22 градус җылы көтелә. Ә кичен – 9 градус кына җылы булачак. Дүшәмбе Казанда янәдән суытачак: көндез – 16, төнлә – 6 градус җылы булыр дип фаразлана.