КФУ профессоры: «Татарстанда Мәскәүдәге сыман аномаль эсселек көтелми»

Университет метеорологы ял көннәрендә һава торышы нинди булачагын фаразлады. 

Татарстанда җылы һава торышы атна ахырына кадәр сакланачак. Якын көннәрдә һава шартлары турында тулырак итеп КФУ Экология һәм табигатьтән файдалану институтының атмосфера метеорологиясе, климатологиясе һәм экологиясе кафедрасы мөдире, профессор Юрий Переведенцев сөйләде.

Җомга һәм шимбә көнне коры, явым-төшемсез һава торышы, төньяк-көнчыгыштан уртача җил булуы көтелә.

«Якын көннәрдә көндезге температура 23-26, төнлә минималь температура 10-12 градус җылы булачак. Татарстан Республикасы Гидрометеоүзәге фаразы буенча, җомга көнне, 19 июньдә, югары атмосфера басымы тәэсирендә коры һава торышы сакланачак. Шимбә көнне кыска вакытлы яңгырлар яварга мөмкин», — диде Юрий Переведенцев.

Соңгы көннәрдә республика территориясендә һава торышы киң төньяк антициклоны йогынтысында формалаша. Якшәмбе, 21 июнь көнне, һава температурасы сизелерлек төшәчәк: көндез — 17-19 градус, төнлә — 8-10 градус җылы булуы көтелә. Юнәлеше төньяктан булган җил һәм яңгыр фаразлана. Ул шулай ук киләсе атнада дүшәмбе көнне дә көтелә. Беренчел мәгълүматларга караганда, җылы һава торышы сишәмбе көнне кайтачак, бу көнне 22 градуска кадәр җылытачак.

«Татарстанда уртача айлык температура бүген 18 градус җылы, температура режимы нормада. 17 июньдә Мәскәүдә теркәлгән  31 градус эссе һава торышы бездә әлегә көтелми. Һава торышы тотрыксыз, урыны-урыны белән яшенле яңгырлар ява, шул ук вакытта республика үзәгендә үткән көннәрдә коры һәм явым-төшемсез иде», — диде профессор.

Автор: Аделина Биккинина, фото: Александр Кузнецов