КФУ профессоры җылы кыш сәбәпләрен атады

КФУ Экология һәм табигатьтән файдалану институтының Метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире, профессор Юрий Перведенцев алдагы көннәргә һава торышы турында сөйләде. 

«Быел кышның беренче ае бик җылы. Гидрометеоүзәк мәгълүматларына караганда, пәнҗешәмбе, 19 декабрь көнне, 2 градус җылы булыр дип фаразлана. Димәк, чатнама суыклар көтелми.  Халык календарена ышансак, бу вакытта чатнама суыклар булырга тиеш. 1985-2004 елгы мәгъматларга караганда, шундый нәтиҗәләргә килдек: 19 декабрьдә һава температурасы 75% очракта 20 градустан алып 31 градуска кадәр салкын булган. Җомга көнне һава температурасы минус 5, ә ялларда минус 7 градус булыр дип көтелә. Бу декабрьдәге һава торышының уртача тәүлек нормасын тәшкил итә,» — диде КФУ профессоры.

Ю.Перведенцев әйтүенчә, кышның беренче аенда тәүлекнең уртача һава торышы температурасы 8-9 градус салкын булырга тиеш. Кышка хас булмаган Хәзерге җылы һава торышын галим Атлантикадан килгән җылы һава белән бәйли. Быел безнең территориядә көнбатыш һава агымнары өстенлек иткән. Алар җәйге чорда салкынлык алып килсә, ә көзге-кышкы чорда җылылык алып китә.