КФУ профессорына ТР атказанган фән эшлеклесе исеме бирелде

Бүләкләү тантанасы Казан Кремлендә узды.

Казан Кремлендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды. Чара Яз һәм Хезмәт бәйрәменә һәм Җиңү көненә багышланган иде.

«Бүген Татарстан — илнең күп кенә социаль-икътисадый күрсәткечләр буенча алдынгы төбәкләренең берсе. Республикада сәнәгать, энергетика, торак һәм юл төзелешендә киң колачлы проектлар гамәлгә ашырыла, агросәнәгать комплексы уңышлы үсә. Мәгариф, мәдәният, яшьләр сәясәте, социаль ярдәм өлкәсендә уңай үзгәрешләр күзәтелә. Федераль үзәкнең һәм шәхсән ил Президенты Владимир Владимирович Путинның ярдәменә таянып, Татарстан эзлекле рәвештә үз гражданнарының тормышын яхшыртуга, көчле Россия төзелешенә йөз тота», — диде тантана барышында Рөстәм Миңнеханов.

ТР Президенты Россия һәм Татарстан дәүләт бүләкләрен тапшырды. Бүләкләргә республиканың 54 кешесе лаек булды. Алар арасында — гамәли һәм эксперименталь лингвистика кафедрасы, шулай ук филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының эзләү интеллектуаль технологияләре кафедрасы профессоры, физика-математика фәннәре докторы Валерий Соловьев та бар.

«Яз һәм Хезмәт бәйрәме алдыннан безнең залда тармак мактаулы исемнәре алучы бүләкләнүчеләрнең зур төркеме булуы очраклы хәл түгел. Коллективыгыз сездән үрнәк ала, сезнең белән балаларыгыз һәм оныкларыгыз горурлана. Сезнең уңышлар тарихы барлык татарстанлылар, бигрәк тә безнең яшьләр өчен мөһим. Мин сезне чын күңелдән котлыйм! «- дип йомгаклады Р.Миңнеханов.

В.Соловьев Казан университетының медиакоммуникацияләр үзәгенә сөйләгәнчә, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе исемен бирү аның өчен көтелмәгән хәл булды.

«Көтмәгәндә булды, борчылдым. Минем өчен бу алга таба эшләү өчен зур стимул, — диде ул. Филология һәм лингвистика белән мин якынча 40 ел элек кызыксына башладым. Лингвистика белән математика бер-берсеннән әллә ни ерак та түгел. Хәзер дисциплинаара тикшеренүләр бик күп уздырыла, анализның компьютер методлары киң кулланыла. Фәннең махсус бүлекләре бар: «Компьютер лингвистикасы», «Математик лингвистика», «Квантитатив лингвистика». Сүз төгәл ысуллар ярдәмендә текстларны, сөйләмне анализлау турында бара «.

Профессор әйтүенчә, соңгы вакытта лингвист-галимнәр тарафыннан табигыять фәннәренә таба зур адым ясалган.

«Мин үземнең башлангычларымда һәрвакыт мине хуплаган,  минем фәнни казанышларымның төп мотиваторы булган хатыныма рәхмәт белдерәм. Фәнни эшләр өчен шартлар тудырган, безнең планнарны гамәлгә ашырган өчен Казан федераль университеты, филология һәм мәдәниятара багланышлар институты җитәкчелегенә рәхмәт белдерәм. Мин бергә эшләгән хезмәттәшләремә дә рәхмәтле. Фән — ул коллектив шөгыль, ялгызы гына нәрсәдер эшләү бик катлаулы һәм мөмкин түгел «, — диде Соловьев.

Автор: Рүфинә Гыймалетдинова, Татарстан Президенты матбугат хезмәте, фото: Татарстан Президенты матбугат хезмәте