КФУ проректоры «Миллият: сорау һәм җавап» телевизион программасында катнашты

Анда чит ил студентлары белән эшләү, югары уку йортының милли-мәдәни автономияләр белән хезмәттәшлеге турында сүз барды.

Казан федераль университетының тышкы элемтәләр буенча проректоры Тимирхан Алишев «Миллият: сорау һәм җавап» телевизион программасында катнашты.

Программаны алып баручы — Татарстан халыклары ассамблеясе Советы рәисе урынбасары, Татарстан халыклары дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов.

Программада эшчәнлекләре милли сәясәт өлкәсе белән бәйле булганнар кунак була. Проект кысаларында катнашучылар җәмгыятьтә милләтара мөнәсәбәтләрнең торышын билгели торган сорауларга җаваплар эзлиләр.

Программа барышында проректор Тимирхан Алишев Казан университетында халыкара эшчәнлек ничек баруы турында сөйләде. Шулай итеп, сүз чит ил студентлары белән эшләү, милли-мәдәни автономияләр белән хезмәттәшлек, пандемия чорында чит ил студентларына ярдәм итү турында барды.

«Без чит илләрдән укырга килгән студентлар, кабул итү кампаниясе, чит ил студентларының яраклашуы; социаль-тәрбия эшен оештыру һәм үткәрүгә, хокук бозуларны профилактикалау буенча уртак чаралар ничек ярдәм итүе турында сөйләштек», — дип сөйләде ул.

«Миллият: сорау һәм җавап» программасында катнашучылар шулай ук Татарстан Республикасында полилингваль белем бирү мәсьәләләре, аерым алганда, Казан федераль университетының Казан һәм Алабуга полилингваль мәктәпләре өчен профессиональ кадрлар әзерләүдәге роле турында фикер алыштылар.

Автор: Рүфинә Гыймалетдинова