КФУ психологы: «Көзге хандра — организм һәм психиканың яктылык җитмәүгә реакциясе»

Галим көзге меланхолия механизмын тикшерә һәм аны җиңү буенча киңәшләр бирә.

Төрле вакыйгаларга бай, кызу җәй ахырына якынлашты, ә соры һәм пычрак һава торышы, яңгыр һәм җил бик аз кешеләрнең генә кәефен күтәрә. Көзге депрессия сәбәпләре һәм төшенкелекне ничек җиңәргә икәнлеге турында КФУның Психология һәм мәгариф институтының гомуми психология кафедрасы мөдире Павел Устин сөйләде.

Күпләр хандра һәм депрессия төшенчәләрен бутый, ләкин моның принципиаль төрле әйберләр булуын аңларга кирәк, өстәвенә, икенчесе — бу табиб тарафыннан куела һәм дәвалауны таләп итә торган диагноз, ә күңелсезләнү һәм сагыш — табигый хис-кичерешләр, ди белгеч.

«Кешеләрнең күбесендә көз меланхолия, көч кимү, начар кәеф һәм йокымсырау белән ассоциацияләнә. Шулай да, минемчә, көзге депрессия кебек тайпылыш юк, ә югарыда бәян ителгән халәт кояш яктысы җитмәү сәбәпле барлыкка килә, — дип аңлатты Павел Николаевич. — Көзге хандра турында сөйләгәндә, аның нигезендә сезонлы динамика ятканын аңлау мөһим. Яктылык көненең кискен кимүе һәм кояш яктылыгының җитмәве серотонин, норадреналин һәм дофамин кебек матдәләрне эшләп чыгаруны киметә, бу үзеңне бәхетле итеп тою һәм физик активлыкны киметүгә китерә. Шуңа күрә без үзебезне сүлпән, даими арыган һәм төшенке итеп тоябыз. Ләкин бу нормаль күренеш, без бит тере организмнар».

Кечкенәдән без ел көз көне башлана торган календарь буенча яшәү гадәте салынган. Ягъни, җәй — ул каникуллар, диңгез һәм ял. Ә сентябрьдә укытучыларга, укучыларга, студентларга, вуз укытучыларына, ата-аналарга укырга һәм эшкә кайтырга туры килә, ә бу организмга йөкләнешнең кискен артуы һәм нәтиҗәдә стресс белән бәйле.

Психолог ачыклык керткәнчә, бу табигый процесслар, уяну вакыты тоткарлану фазасы белән алмашына:

«Кеше һәрвакыт көр күңелле була алмый.  Дәртле чак йокы белән, тук чак тамак ачу белән алмашына. Үз ресурсларыңны торгызу өчен һәрчак вакыт кирәк. Үзеңә үзең ял ясамасаң, организм моны синең өчен: температура, ангина яки башка авыру белән, син ятып ял итсен өчен эшләү ысулын табачак. Һәрвакыт җиңәргә һәм беркайчан да җиңелмәскә мөмкин түгел.»

Психолог көзге депрессияне нейролептиклар кабул итү өчен сәбәп дип санамый:

«Бернинди тынычландыра торган дарулар кирәкми — нәрсә эшләргә икәнен организм үзе хәл итәргә тиеш. Бер тапкыр даруларга катнашырга рөхсәт итәсең икән — бу гадәткә керәчәк. Ашказаны белән кемнең иң күп проблемалары барлыгын сиздегезме? Расписание буенча тукланучыларда. Ә табигать сине иртәнге, көндезге ашны билгеле бер сәгатьләрдә ашасын өчен тудырдымы? Әгәр дә бу катгый рамкаларга кертелсә, нормадан теләсә нинди тайпылыш авыруга китерә «.

Шунысы сөендерә, ди белгеч, көзге хандра вакыт буенча чикләнгән һәм тиздән тәмамланачак:

«Хәтта сагыш һәм чарасызлык тойгылары түзеп булмаслык булып тоелса да, вакыт узу белән алар башка хисләр белән алмашына. Әгәр дә син көзен кәефнең кимүен тоясың икән, куркырга кирәкми, бу берничә көн яки атналарны тормышның билгеле бер этабы буларак яшәргә кирәк «.

Ә менә вакыт бара, ә башыңда һаман да үз яшәешеңнең файдасыз булуы хисе икән, белгечкә мөрәҗәгать итү турында уйланырга кирәк.

«Көзге хандраның чагылышларын игътибарсыз калдырырга ярамый, авырудан мөмкин кадәр тизрәк котылу мөһим. Чын клиник депрессия — медицина, фармакологик якын килү эше бит «, — ди галим.

Белгеч фикеренчә, үз проблемаң турында сөйләү һәм фикер алышу, якыннарыңның сине аңлавы һәм ярдәме яхшы дару булып тора. Моннан тыш, буш вакыт булмау да яхшы чара санал. Хобби, спорт, кызыклы кешеләр белән очрашулар, эш һәм уку меланхолияне онытырга ярдәм итәчәк.

Көзге депрессиядән ничек котылу буенча киңәшләр:

Күбрәк яктылык кирәк. Электрны экономияләмибез! 

Күбрәк якты буяулар - киемдә, аксессуарларда, йорт предметларында. 

Күбрәк витаминнар (табиб консультациясе кирәк). 

Тәүлекнең якты вакытында көненә кимендә ярты сәгать бүлмәдән читтә үткәрергә. 

Күбрәк хәрәкәтләнергә, әмма фанатизмсыз - җиңел гимнастика, фитнесс.

Бу чорда бернинди кырыс диета да тотмаска, азык шактый калорияле, ләкин сәламәт булырга тиеш. 

Күбрәк йокларга (тәүлеккә 7 - 8 сәгать). Көн режимын сакларга тырышыгыз - бу сезнең биологик ритмнарыгызга табигать ритмнарын тизрәк куып җитәргә ярдәм итәчәк. 

Кечкенә һәм зур шатлыклар турында онытмагыз, кәефегез һәрчак күтәренке булсын. 

Нинди дә булса иҗат белән шөгыльләнегез.

Автор: Галина Хәсәнова