КФУ психологы коронавирус аркасында ничек паникага бирелмәскә икәнен сөйләде

Илдар Абитов курку белән көрәш буенча киңәшләр бирде.

Казан федераль университеты Психология һәм мәгариф институтының шәхес психологиясе һәм клиник психология кафедрасы доценты Илдар Абитов коронавирус йоктырырмын дип курку белән ничек көрәшергә икәне турында сөйләде.

Яңа коронавирус инфекциясе йоктырудан курку нормаль күренеш. Аның нәрсә белән бәйле булуын тикшерергә, эпидемиологлар киңәшләренә колак салырга кирәк.

«Куркуны да кертеп, барлык эмоцияләр җайлашу функциясенә ия. Күпмедер дәрәҗәдә инфекция йоктыру мөмкинлеге уңаеннан куркулар — бу нормаль күренеш. Проблемалар курку чиктән тыш  була башлагач барлыкка килә, мәсәлән, ул кеше эшчәнлеген чикли, ягъни ул өйдән чыга алмый, чөнки бик нык курка, яки невротик симптомнар барлыкка килә — кеше кулларын дистәләрчә тапкыр юа, ул вирус кисәкчәләрен шулай юып чыгара дип саный. Бу очракта психологик ярдәм кирәк”, — дип аңлатты Илдар Абитов.

Психолог әйтүенчә, эшкә дәртне югалтмас өчен гамәлдәге чикләү чаралары турында истә тотарга, экспертлар, квалификацияле белгечләр фикеренә колак салырга кирәк.

«Үзегез өчен мәгълүмат каналын сайларга, теләсә нинди мәгълүматны объектив дип кабул итмәскә, аны сайлап ала белергә, күргәннәргә һәм ишеткәннәргә тәнкыйди карашта була белергә кирәк, — диде доцент. — Шулай ук вебинарлар карарга, экспертларның, табибларның инфекция тарату, үзеңне ничек саклау, профилактика чаралары турында ниләр сөйләгәнен тыңларга кирәк.

Шуңа бәйле рәвештә, И.Абитов битлек кию кебек профилактика чарасының мөһимлеге турында да искәртте. Симптоматик чаралар сыйфатында психологик үзрегуляциянең төрле чараларын кулланырга мөмкин. Шуларның берсе — сулыш алу техникасы.

«Исәп белән сулыш алу кебек күнегүне үтәргә кирәк: үз эчеңнән бишкә кадәр санап, тирән сулыш алырга, сулышыңны тоткарларга, эчеңнән өчкә кадәр санарга һәм сулышны чыгарырга кирәк. Шундый берничә сулыш циклын кабатлау да җитә. Техника әлеге конкрет моментта тынычланырга ярдәм итә, — дип киңәш итте психолог . — Тагын бер ысул — кешене нәрсә борчыганын кәгазь битенә язарга, моның белән нәрсә эшләргә мөмкинлеген уйларга, чынлыкта нәрсә куркытуы, кичерешләрнең интенсивлыгын киметергә ярдәм итә торган чаралар турында фикер йөртергә кирәк».

«Стресстан прививка» дигән алым бар. «Начар хәл булса, ни булачак…(Әгәр мин йоктырсам, нишләрмен…) кебек куркыта торган контекстта  уйлануның файдасы бар.

«Бу техника начар хәл була калса (йогышлы авыру эләктерү) күреләчәк чараларны күздә тота. Әгәр начар хәлләр килеп чыга калса, конкрет адымнарны билгеләү өчен кирәк. Мәсәлән, участок табибын, ашыгыч ярдәм чакыру, туганыңа яки медицина белеме булган якын кешегә мөрәҗәгать итү, — диде И.Абитов. — Болар барысы да шомлану һәм курку дәрәҗәсен контрольгә алырга мөмкинлек бирәчәк «.

Авыруны йоктырганда яки йогышлы кеше белән контактка кергәндә үз-үзеңне изоляцияләү турында сөйләгәндә,  И. Абитов әйтүенчә, хәзерге заманда  чын мәгънәсендә изоляция  юк.

«Башта табибтан карантин күпме дәвам итәчәген ачыкларга кирәк. Хәзер һәр кешенең Интернет, гаджет, телевизор бар, шуңа күрә абсолют изоляция булмаячак. Изоляция чорында ни белән шөгыльләнергә икәнен уйларга, шулай ук туганнарың һәм якыннарың белән азык-төлек продуктларын кем китерәчәге турында килешергә кирәк, ягъни тормыш белән тәэмин итү системасын булдыру», — дип проблемага игътибар итте ул.

Шулай итеп, әгәр үз-үзен изоляцияләгән кешенең хәле канәгатьләндерерлек булса, вакытны китап уку, фильмнар карауга багышларга мөмкин.

«Аз контрольдә тотыла торган вәзгыятьтә кешенең торышын тасвирлау өчен ерак арага поезда бару метафорасын кулланырга мөмкин. Кеше поездга утырганда, сәфәре вакытында вәзгыятьне ул үзе түгел, ә машинист контрольдә тотачагын аңлый. Пассажир поездның кайсымаршрут белән баруына һәм ул билгеләнгән пунктка кайчан киләчәгенә йогынты ясый алмый. Шуңа күрә кеше (пассажир) сәфәр барышын контрольдә тотарга тырышмый. Поезд белән башкалар идарә итә. Әмма ул сәфәр вакытында, мөһим яки кызыклы эшләр белән шөгыльләнеп, үз халәтенә йогынты ясарга мөмкин», — диде КФУ Психология һәм мәгариф институты доценты.

Карантин вакытында уяну вакыты йокларга яту вакыты кешенең гадәти яшәү рәвешеннән кискен аерылмасын өчен, көн тәртибен төзергә кирәк.

«Алдан ук уяну вакытын, шулай ук башкарылырга тиешле кирәкле һәм кызыклы эшләр исемлеген планлаштырырга кирәк. Йокларга бик соң ятарга кирәкми, чөнки бу, киресенчә, «йокы-уяулык» ритмын бозуга китерәчәк, ул физик һәм психик халәткә начар йогынты ясарга мөмкин «, — дип сөйләде психолог.

Кайвакыт курку тулысынча контрольдән чыга һәм фобик реакцияләр рәвешендә чагыла. Эксперт билгеләп үткәнчә, башта фобия нәрсә аңлатканын белергә кирәк:

«Кеше авыру йоктырудан куркып, урамга чыгудан баш тартырга мөмкин. Бу очракта ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә кирәк. Фобия — ул социаль дезадаптациягә китерә торган патологик халәт (гадәти социаль рольләрне башкару мөмкин түгел: эшкә бару, баланы балалар бакчасына озату) һәм ул аңлы контрольгә бирелми. Бу очракта ярдәм сорап табиб-психотерапевтка мөрәҗәгать итәргә киңәш ителә. Квалификацияле белгечләр диагностика үткәрәчәк, патология билгеләре бармы-юкмы икәнен билгелиячәк «.

Әңгәмәне йомгаклап, Абитов үз эмоциональ халәтеңне көйләү өчен социаль даирә ресурсларын кулланырга кирәк икәнен әйтте. Әйтик, карантин вакытында, кеше өреккәндә, һәм күп мәгълүматат булганда, туганнарың яки дусларың белән сөйләшергә, үз борчуың турында фикер алышырга, аларның вәзгыятькә мөнәсәбәте, ничек мәгълүмат эзләүләре турында һәм аларга тыныч булып калырга нәрсә ярдәм иткәнен белергә кирәк. Хәтта кешенең кем беләндер үз борчуы турында бүлешә алуы да файдалы.

Автор: Рүфинә Гыймалетдинова