КФУ психологы мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен түгәрәкләрне ничек дөрес сайларга кирәклеген сөйләде

Баланы күп өстәмә дәресләргә йөртмәү, ә аның күбрәк нәрсә белән кызыксынганын ачыклау мөһим.

Рәссамнар, музыкантлар, хоккейчылар, фотографлар, роботлар һәм космосны өйрәнүчеләр — өстәмә активлыкның бай булуы бүген барысы белән дә берьюлы шөгыльләнергә теләүчеләр санын арттыра. Әмма психологлар бу яхшылыкка илтми, ә бары тик һәр шөгыльнең нәтиҗәлелеген киметәчәк һәм балада арыганлык барлыкка китерәчәк, диләр.

Казан федераль университетының Психология һәм мәгариф институтының мәктәпкәчә белем бирү кафедрасы доценты, Россия мәгариф психологлары федерациясенең Казан бүлеге рәисе Светлана Башинова балалар өчен өстәмә дәресләрне ничек итеп дөрес сайларга һәм аның нәрсәгә сәләтле булуын аңларга икәне турында сөйләде.

«Кызганыч, өч-алты яшьлек малай һәм кызлар бөтен дәресләргә өлгерү өчен тайм-менеджмент буенча яшиләр. Һәм барысы да әти-әниләре үзләрендә булмаган сәләтләрне үстерергә теләгәнгә күрә генә яки атнада миллион секция — уңышлы тормышка юл дип ышанучылар аркасында , — ди Светлана Николаевна. — Әмма ата-аналар шуны да оныта: балачак — өч чит телне, пуантларда басып торырга өйрәнү яки Рембрандтны Тицианнан аера белергә кирәк булган вакыт кына түгел. Балачак — беренче чиратта, уеннар вакыты «.

Эксперт ата-аналарның уеннарны баланың вакытны бушка сарыф итүе дип санап, беренче урынга интеллектуаль үсешне куюларына борчылуын әйтә:

«Беркемгә дә сер түгел, мәктәпкәчә яшьтәге балалар уйнап үсә. Ә бүгенге балалар бакчаларында алар көннең икенче яртысында түгәрәкләрдә мәшгуль. Әгәр элек алар уйнаган булсалар, хәзер, исәпләп карасак, уенга көненә 3-4 сәгать урынына якынча 1 сәгать кала. Нәтиҗәдә, балалар уйный, аралаша белми. Хәзер без балаларны уйнарга өйрәтүгә барып җиттек «.

Психолог псевдоуенны күздә тота.

«Балалар шаблон буенча эш итә кебек: тәрбияче әйтте — бала эшләде. Табигый үсеш бозылу күзәтелә. Шуңа кадәр барып җитте ки, мин үзем эштә балачакта уйнап үсмәгән һәм уеннарны алгоритм буенча гына белгән яшь тәрбиячеләр белән очрашам. Ата-аналар бала уйный белә дип уйлый һәм уллары машина яки уенчыгын ватканда, ә кызлары яңа курчак белән нишләргә икәнен белмәгәндә бик үпкәлиләр һәм кәефсезләнәләр. Ата-аналар меңләгән уенчык сатып алырга әзер — ә балага һаман аз. Ул «Балалар дөньясына» килә һәм барысына да «телим» ди, ә әти-әниләр аңламый — өйдә уенчыклар бар бит. Ә бала алар белән уйный белми «, — дип сөйләде психолог.

Психолог билгеләп үткәнчә, кызганыч, ата-аналардабалага үз йогынтысын минимумга калдырырып, җаваплылыкны белгечләргә күчерергә дигән билгеле бер позиция формалашкан:

«Күпчелек ата-аналар без баланы балалар бакчасына бирәбез, ә сез, тәрбиячеләр, логопедлар һәм психологлар, аның белән эшләгез һәм мин теләгән нәтиҗәне бирегез дип уйлый. Алар үз өстенә бала өчен җаваплылыкны алырга теләми. Алар моны икенче бер кеше эшләсен диләр: психолог, физик тәрбия буенча инструктор, тренер, инглиз теле укытучысы. Янәсе, нәтиҗә бир безгә, ә без балабызны тәрбияләү өчен шатланачакбыз».

Барлык балалар да бертигез талантлы түгел, кемгәдер дәресләр җиңелрәк, ә кемгәднр авыррак бирелүен исәпкә алмыйча, барысын да йөклиләр.

«Бөтенләй булдыксыз балалар юк: һәркем үзенә ошаган эш белән шөгыльләнә ала. Сорау шунда, теге яки бу сәләтне ничек ачарга. Ата-аналар шунда хата ясыйлар: карап, җентекләп аңлаткан, баланың мөмкинлекләрен ачыклаган һәм кая җибәрергә кирәклеген киңәш иткән психологка мөрәҗәгать итү урынына, ата-аналар баланы төрле секцияләргә һәм түгәрәкләргә яздыралар, 35 түгәрәккә йөрсен, аңа соңыннан нәрсә дә булса кирәк булачак, дип исәплиләр. Балага игътибар итмәстән, аңа нәрсә эшләргә кирәклеген уйлап таба башлыйлар «, — ди белгеч.

Психолог баланы күп түгәрәкләргә йөртмәскә, ә аңа нәрсә кызык икәнен белү өчен күзәтергә, баланың үзе белән сөйләшергә киңәш итә.

«Ата-аналар белән шундый хәлләр була: бала дзюдо буенча җиңүче булырга яки бер ел эчендә кытайча сөйләшергә тиеш, дип уйлап тапканнар — һәм әгәр дә бу килеп чыкмаса, аңа икеле капчыгы, булдыксыз, сәләтсез кеше ярлыкларын тагалар, ә шул ук вакытта чын сәләтләр чынга ашмый калачак», — дип сөйли С.Башинова.

Психолог өстәмә дәресләрдән соң баланың психологик халәтенә игътибар итәргә киңәш итә:

«Мәктәп укучылары өстәмә шөгыльләрдә нәрсәләр канәгатьләндермәве, ошамавы һәм барып чыкмавы һәм теге яки бу эш белән шөгыльләнү теләге юклыгы  турында сөйли ала. Ә менә сабыйлар түзәчәк. Эчтән еларга, үз эченә бикләнергә мөмкин, хәтта ниндидер чирләрнең килеп чыгуы да — аңа дәресләрдә уңайсыз булу аркасында. Кызганыч, әгәр түгәрәк түләүле икән, баланың таланты юк, перспективасы юк, дип беркем дә әйтмәячәк. Һәр педагог бала нәрсәгәдер өйрәнерлек итеп эшләргә тырышачак. Ләкин бала яратмаган эш белән шөгыльләнсә, ул бу юнәлештә хәтта бик яхшы педагог белән дә үсә алмаячак. Бер яки ике түгәрәк булсын, ләкин барыннан да бигрәк балага ошаганнары. Чөнки өстәмә дәресләр оештыруда ата-аналар яки укытучылар мөһим түгел, ә процессның бер катнашучысы — ул бала үзе».

Зур тормышта бала аңлы рәвештә һөнәр сайласын өчен, аны якын чолганыштан башлап, әти-әнисе һәм якын, яхшы таныш кешеләрнең, бала көннән-көн күрә торган күп һөнәрләр белән таныштырырга кирәк.

Психологларга мөрәҗәгать итәргә курыкмагыз — иртә профориентация баланың кызыксынуларын һәм нәрсәгә һәвәслеген ачыкларга ярдәм итәчәк. Иң мөһиме аны күп түгәрәкләргә йөртмәскә, ә мәхәббәт, наз һәм ата-аналар ярдәме атмосферасында үзен төрле өлкәләрдә,сынап карарга мөмкинлек бирү.

Автор: Галина Хәсәнова, фото: robo-hunter.com