КФУ рейтингы үсә

Казан (Идел буе) федераль университеты U.S. News Best Global Universities 2019 университетлар дөнья рейтингында 165 баскычка күтәрелгән. Бу хакта 5-100 проекты матбугат хезмәте хәбәр итә.

КФУның U.S. News Best Global Universities rankings предмет рейтингында яхшы күрсәткечләргә ия булуы күрсәтелгән. Казан университеты беренче тапкыр “Космос турындагы фәннәр” предмет рейтингына эләккән һәм топ-150гә (133нче урында) кергән.

Бу рейтингта Россиядән 14 югары уку йорты бар. Анда Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты (275нче урын),  МИФИ (419), Новосибирск дәүләт университеты (433) һәм Мәскәү физика-техник институты (460) урын алган.

U.S. News Best Global Universities гомуми рейтингына 74 илдән топ-1250 университет кергән.