КФУ рейтингы үсә

Казан (Идел буе) федераль университеты Webometrics югары уку йортлары дөнья рейтингында 100дән артык (узган елгы 977нче урыннан быел 834нчегә) пунктка күтәрелгән. 

Webometrics дөнья буйлап барлыгы 27 мең югары уку йортын тикшергән. Россия югары уку йортлары арасында беренче меңлеккә бары сигез (КФУ сигезенче) югары уку йорты гына эләккән.

Webometrics рейтингы (яисә Ranking Web) — Cybermetrics Lab лабораториясе продукты. Ул Испаниянең (National Research Council (CSIC) Милли тикшеренү советы составына керә. Рейтинг нәтиҗәләре 2004 елдан башлап елга ике тапкыр (гыйнвар һәм июль ахырларында) басылып чыга.

Рейтингны төзегәндә беренче чиратта югары уку йорты сайтында басылган материаллар, шулай ук әлеге материалларның башка чыганакларда куллануы исәпкә алына.

Webometricsның максаты – “ачык белем бирү”. Шул вакытта теләсә кайсы студент дөньяның теләсә кайсы урынында теләсә кайсы югары уку йортында укый алачак.