Бүген, 15 нче августта КФУ ректоры Илшат Гафуров мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе пленар утырышында катнашты. Ул быел Мөслим районында үтә. Киңәшмәнең көн кадагында татар теленә өйрәтү мәсьәләләре дә бар иде.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов пленар утырышны ачып, барлык хакимият тармаклары вәкилләренә белем бирү процессының мөһимлеген һәм аңа нинди акчалар бүлеп бирелүен әйтте. Әйтик, бүген муниципаль берәмлекләр мәктәп автобуслары алды.
ТР Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов узган елда башкарылган эшләр турында хисап тотты. Ул Татарстан үзенчәлекләрен истә тотып педагогик кадрлар әзерләүдә КФУ ролен аерым билгеләп үтте.
Сүз уңаеннан, бу турыда күргәзмәләрне караганда да сүз булды. Шулай итеп, әлеге мәсьәлә республика хакимиятенең аерым игътибарында тора һәм татар телен укыту концепциясен эшләү, аны тормышка ашыру өметләре Татарстанның төп уку йортында. Казан федераль университетында милли республикалар өчен кадрлар әзерләүгә һәрвакыт җитди карадылар. Шимбә, 12 нче августта, мөгаллимлеккә багышлау тантанасында татар телендә укытырга сәләтле фән укытучыларның күбесе КФУны тәмамлавы очраклы түгел. Моннан тыш университет хезмәткәрләре тагын да алга китеп, үзләренең эшендә конкурентлар булмаган тагын 3 юнәлешне тәкъдим иттеләр.
«Иң беренче чиратта бу Казан федераль университеты һәм ТР Фәннәр академиясе галимнәре тарафыннан эшләнгән татар теле һәм әдәбиятын укыту концепциясе. Әгәр элек әлеге фәннәрне өч юнәлештә — татар мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбияты, рус телле укучылар өчен татар теле һәм әдәбияты, рус мәктәпләрендә укучы татар балалары өчен татар теле һәм әдәбияты итеп укытылса, хәзер исә яңа концепция буенча туган тел яки дәүләт теле буларак укытылачак. Татар телен укытуда төп коммуникатив принцип булачак», — диде КФУ Л.Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов.
Фәнни-методик эшнең нигезе итеп нәкъ менә татар теле алынды. Концепциядә салынган укыту принциплары республикаларда милли телләрне укытуның мәҗбириләүгә түгел, телне өйрәнгәндә яңа мөмкинлекләр ачуга юнәлдерелгән системасын булдыру турында сөйли. Милли республикаларда телне белүчеләр арасында уңышлы уку һәм карьера өчен тиз генә коммуникатив компетенцияләргә ия булу мөмкинлекләренә зур игътибар ителәчәк.
Казан университеты галимнәре үзләренең эшләрен чарада традицион «обход» вакытында эшләделәр. Аның кысаларында кунаклар Мөслим лицее бинасы белән таныштылар. Биредә ТР Президентына татар телен укыту белән бәйле яңа концепциядә алынган белемнәрне тикшерү эшен ничек оештырырга планлаштыруларын сөйләделәр. Ул европа системасы ярдәмендә башкарылачак. Моның өчен КФУ инде 2015 елда ук Тестологларның европа ассоциациясенә керде. Әлеге оешмада әгъзалык Казан университетына методик белешмәләр һәм тестлар эшләүгә хокук бирә. Моннан тыш, КФУда татар теле буенча махсус төзелгән сертификация үзәге эшли. Анда европа тәҗрибәсен кулланып татар теле белемен тикшерү өчен методик һәм тест материаллары комплекты эшләнә. Хәзергә халыкра классификациягә нигезләнеп телне элементар дәрәҗәдә белгән, аны өйрәнә башлаган һәм дәвам итүчеләр өчен «А1» һәм «А2» дәрәҗәсендәге тикшерү модульләре эшләнгән. 2017 нче ел ахырына үзәк белгечләре «В1» һәм «В2», ә 2019 елда телдә иркен сөйләшүчеләрнең белемнәрен тикшерү өчен «С1″ һәм С2» дәрәҗәләрен эшләп бетерәчәкләр. Барлык алты тикшерү комплексы 2020 нче елга әзер булыр дип планлаштырыла.