КФУ ректоры Илшат Гафуров Бөтендөнья татар конгрессының VI корылтаенда катнашты

Ул бүген, 3 нче августта Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры бинасында үтә.

Татар телен, мәдәниятен, рухи байлыгын саклау һәм эшмәкәрлекне үстерү мәсьәләләреннән кала, очрашу кысаларында конгрессның 5 ел эчендә башкарган эшләренә нәтиҗәләр ясалды. Казан федераль университеты ректоры, традиция буенча, корылтайның шәрәфле кунагы булды. 

Бөтендөнья татар конгрессының VI корылтае 2 нче августа башланды. Ул 4 көн дәвам итәчәк. Аның эшендә дөньяның төрле кыйтгаларыннан җыелган меңнән артык делегат һәм кунак катнаша. Традиция буенча, съездның икенче көне иң мөһиме булып санала — пленар утырыш нәкъ шул көнне була. Анда татар милләтен үстерү, татар теленең роле һәм Татарстанның дөнья икътисадындагы урыны турында карарлар кабул ителә. Татар мохитенә чуму өчен иң башта ук катнашучылар заманча татар милли костюмы тематикасында эшләүче рәссамнар, дизайнерлар һәм стилистларның халыкара күргәзмәсе белән таныштылар.    

Беренче съезд мроннан нәкъ 25 ел элек, 1992 елның июнендә Татарстан Президенты карары белән җыела. Шул вакыттан башлап ул 5 елга бер тапкыр үткәрелә. Ул Россия Федерациясенең 68 төбәгеннән һәм ерак һәм якын чит илләреннән 476 татар иҗтимагый оешмаларын берләштереп, милли мәгариф, фән, милләт, мәдәният, дин, эшмәкәрлек, халыкара мөнәсәбәтләр үсеше мәсьәләләре буенча фикерләшү мәйданы булып тора. «Бөтендөнья татар конгрессы» иҗтимагый оешмасында КФУ экспертлары да катнаша. КФУ — татар мәдәниятен, традицияләрен, мәгарифен, яңа юнәлешләрне үстерү эшләре зурлап башкарылган үзәк буларак, конгресста аның тәҗрибәсе һәм вәкилләрнең катнашуы мөһим.

Конгресс эшенә нәтиҗәләр КФУ вәкилләре һәм ректор Илшат Гафуров катнашында  6 нчы августта ясалачак.