КФУ ректоры Илшат Гафуров белән «Туры элемтә». Кайда һәм кайчан?

Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуров университет студентларының һәм хезмәткәрләренең сорауларына “Туры элемтә” форматында җавап бирәчәк.

mal.razmer

Җомга, 27 нче май көнне, 14:00 сәгатьтә Казан федераль университетының UniverTV телеканалында КФУ ректоры Илшат Гафуров белән “Туры элемтә” проектының трансляциясе булачак.

Тапшыру кысаларында ректор, студентлар һәм хезмәткәрләр берничә атна дәвамында университетның матбугат хезмәтенә җибәргән сорауларына җавап бирәчәк. Илшат Гафуров белән үзләрен борчыган сораулар турында фикерләшүгә турыдан-туры трансляция ярдәмендә Яр Чаллы һәм Алабуга институтлары студентлары да кушылачак. Телекүпер КФУ студентлар кампусы – Универсиада Авылы белән дә оештырылачак. Программаны Юрий Алаев алып бара.

2 сәгать дәвамында UniverTV студиясендә КФУда белем бирү, социаль яклау, эзләнү-тикшеренү эшчәнлеге һәм җәмәгать тормышы белән бәйле дискуссия оештырылачак.

“Туры элемтә”не Мәскәү вакыты белән 14:00 сәгатьтән UniverTV телеканалы аша карап булачак.