КФУ ректоры Ильшат Гафуров гуманитар блок вәкилләре белән аралашты

КФУ ректоры Ильшат Гафуров университетның гуманитар блок вәкилләре – Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникация, шулай ук Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты студентлары һәм аның хезмәткәрләре белән очрашты.

Очрашу барышында хәзерге көнгә кадәр ирешкән нәтиҗәләргә һәм алдагы – 2018 елга планнар корылды.

В фокусе обсуждения оказались результаты реализации стратегий подразделений к текущему моменту, а также планы на 2018 год.

 

16 март көнне КФУ ректоры Ильшат Гафуров университетның гуманитар блок вәкилләре – Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникация, шулай ук Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты студентлары һәм аның хезмәткәрләре белән очрашты.

Әңгәмә КСК “Уникс” ның кече залында үтте, ә катнашучылар саны исә барысы – 400 якын.

Иң башта залда Казан университетының тарихын һәм хәзерге вакытын сүрәтләгән видеоролик күрсәтелеп үтте. Экранда шулай ук дәүләт статусына ия булган университет уңышлары да бәяләнде. Әңгәмәне башлар алдыннан ректор әлеге институт коллективының бу эшкә зур өлеш керткәне өчен рәхмәт сүзләре җиткерде.

“Һәрвакыт безнең университетка карата мәсьәләләрне без сезнең белән бергә кабул иттек. Шуңа күрә 2017 елга булган нәтиҗәләрне, яңа елга планнарны да сезнең белән карап үтәсем килә. Университетның соңгы 4 ел эчендә ирешкән уңышларын карап бәяләдек, ә хәзер исә әлеге ике институтка карата булган бөегрәк планнарга тукталырга кирәк.

Аннары соң институтларның директорлары әлеге планнар буенча үз фикерләрен тәкъдим итте. Әлеге ике докладта киләчәктә булачак перспективалы белем бирү программаларына басым ясалды. Максат “киләчәк буын белгечләре”н әзерләү. Ләкин моның өчен иң мөхиме рейтингларны күтәрү. Репутацияне күтәрер өчен уку йортларында журналлар ачу, белем бирүне интернациональләштерү һәм дә инде халыкара проектлар, конференцияләр дә катнашу эшләрен башлап җибәрергә кирәк.

Әңгәмә барышында төрле тәкъдимнәр яңгырады. Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты директоры Рамил Хайрутдинов КФУда булган яңа телләр өйрәнергә мөмкинлек тудырган программалар һәм дөнья буйлап әйдәп баручы университетларның проектларында катнаша алу ярдәмендә халыкара узара бәйләнешне киңәйтү хакында сөйләде. Ә Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникация институты директоры Михаил Щелкунов исә цифрлы мәйданчык продюсеры яки социаль мәйданчык менеджеры кебек яңа киләчәк буын профессияларын әзерләү программасы булдырылуы турында әйтеп үтте .

“Ләкин аңа хәтле бу белгечләргә карата булачак тәлапләрне баштан аяк тикшереп чыгарга кирәк” – диде.

Аралашу барышында планнарга үзгәрешләр һәм өстәмәләр җитеп бетмәве ачыкланды. Әлегә барлык фикерләр дә презентация рәвешендә генә булса, директор инициативы буенча бу идеялар озакламый төгәл күрсәткечләр белән тулыландырылган “юл картасы” формасы белән күрсәтелергә тиеш. Әлеге проектларны яклау вакыты апрельда үтәчәк дип көтелә.

Илсинә Тимерова. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе студенты.