КФУ ректоры Илшат Гафуров «Инновацион, технологик һәм социаль үсеш ачык институтын» тәкъдим итте.

Эшкуарларны укыту концепциясе Татарстан Республикасы Президенты катнашында бишенче юбилей «Эшкуарлык фабрикасы» чыгарылышы белән тәкъдим ителде.

«Фабриканың» чираттагы сезоны ябылу тантанасы, шулай ук иң яхшы проектларны яклау Казан федераль университетының Идарә, икътисад һәм финанслар институтында узды. Чарада катнашучылар һәм кунаклар игътибарын КФУ ның яңа буын эшкуарларын әзерләү буенча белем бирү моделе җәлеп итте. Аның нигезендә, инициативаларны идеядән алып коммерцияләштерүгә кадәр эзлекле алга таба үстерү нигезендә студентларда эшмәкәрлек күнекмәләрен һәм инновацион проектлар белән идарә итү компетенцияләрен өзлексез, этаплап укыту һәм үстерү принциплары ята.

«Без төп белем бирү циклына 72 сәгатьлек өстәмә программаны керттек, әмма бу җитәрлек түгел — йөз сәгатьтән артык кирәк. Бу факультатив түгел. Студент кайсы гына институтта укыса да, ул үз белемнәрен, шул исәптән эшмәкәрлек эшчәнлеге өчен дә ничек дөрес кулланырга кирәклеген белергә тиеш», – дип белдердереп китте КФУ ректоры Илшат Гафуров.

Рөстәм Миңнеханов КФУның «инновацион, технологик һәм социаль үсеш ачык институтының” максатлары һәм бурычлары белән танышып, әлеге белем бирү моделен тамашачыларга киләчәктә республика эшкуарларын нәтиҗәле укыту ысулы буларак үрнәк итеп китерде

«Татарстанда бизнес үсеше барышында мәктәп укучылары һәм студентлар катнашуы бик мөһим. Мәгариф системасына бизнеска укыту программасын кертергә кирәк, — дип билгеләп үтте Татарстан Президенты.

Чара дәвамында «Эшкуарлык фабрикасы» финалистлары үз проектларын инвесторлар судына тәкъдим иттеләр, аның экспертлары арасында Казан федераль университеты ректоры Илшат Рәфкать улы Гафуров да бар иде. «Фабрика» ның тагын бер социаль ягы бар: яшь эшкуарлар үзләренә уңайлы мохит тудыралар. «Фабрика» ның һәр катнашучысын булачак коллегалар һәм остазлар үз тарихы белән кайгырталар.

«Эшкуарлык фабрикасын» тәмамлаучыларның һәр презентациясе финалында тавыш бирү булды, анда инвестицион компанияләр вәкилләре һәм эшмәкәрләр реаль вакыт эчендә проектның инвестицион җәлеп итүчәнлеген бәяләделәр. Иң яхшылары бүләкләнде. Илебездәге иң технологик университетларның ректоры Илшат Гафуров кулыннан мактаулы грамотаны һәм бүләкне Олег Вячеславович Белов алды. Аның стартапы офис биналарын, урамнарны, скверларны һәм Предприятиеләрне яктырту өчен югары сыйфатлы җиһазлар эшләп чыгарудан гыйбарәт. КФУның IT-лицее укучылары да «фабрикада» үз урынын тапты. Яшь эшкуарлар 3D-принтер ярдәмендә җитештерә торган төрле сувенирлар булдыралар.

Диана Садретдинова әзерләде. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе