Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында КФУ ректоры Илшат Гафуров катнашында матбугат очрашуы үтте. Ул 2018 ел эшчәнлеге йомгакларына багышланган иде.
Сәгать дәвамында КФУ ректоры Илшат Гафуров, Икътисади һәм стратегик үсеш мәсьәләләре буенча проректор Марат Сафиуллин һәм белем бирү эшчәнлеге буенча проректор Дмитрий Таюрский Казан университетының мөһим проектлары үзенчәлекләре турында сөйләделәр.
Узган 2018 ел КФУ өчен төрле вакыйгаларга бай ел булды. Иң беренче чиратта бу бөек язучы, кайчандыр Казан университетында укыган Лев Толстой исеме белән бәйле чаралар. Нәкъ менә КФУ 2016 елда язучының тууына 190 ел тулу уңаеннан Толстой елын үткәрү инициативасы белән чыга. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов әлеге идеяне хуплый. Нәтиҗәдә республика күләмендә бик күп төрле бәйрәм, мәгариф һәм белем бирү чаралары үткәрелә. 2018 елның 1 нче декабрендә Казан университетының Император залында мөхтәрәм кунаклар, шул исәптән мәшһүр Толстойлар нәселе вәкилләре катнашында игълан ителгән Толстой елын ябу тантанасы булды. Университет ишегалдында язучының бюсты ачылды.
Шулай ук матбугат очрашуы барышында КФУ ректоры елның оештыру, тикшеренү һәм белем бирү эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм университетның сәнәгать белән үзара йогынтысы хакында да сөйләде.
Узган елның төп вакыйгасы — университетларның яңа министрлыкка өстенлек бирүләре булды. Шулай ук узган ел башында КФУда Россия Президенты булып китте һәм эшчәнлегенә югары бәя бирде. Без классик университетларга хас булмаган институтлар һәм юнәлешләр оештырдык һәм профиль, техник университетларга хас урынны алдык. Сәнәгать компанияләре белән киң эш алып бара башладык, узган ел ахырында КАМАЗ белән фәнни үзәк эшләп китте. Нефть компанияләре белән хезмәттәшлек үсә, — диде Илшат Гафуров.
Ректор әйтүенчә, сизлерлек үзгәрешләр инфраструктура үсешендә дә булган. Алар арасында элеккеге хәрби госпиталь корпусларын ремонтлау. Анда хәзер заманча тикшеренү һәм укыту лабораторияләре урнашкан.
Пресс-конференциянең тулы версиясен UNIVERTV сайтында һәм «Татар-информ» Мәгълүмат агентлыгы сайтында карарга мөмкин.