КФУ ректоры Илшат Гафуров полилингваль мәктәпләр турында үз фикерен әйтте

Бүген «Татар информ» мәгълүмат агентлыгында Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуров белән матбугат очрашуы үтте. 

Анда сүз полилингваль мәктәпләр һәм аларга кадрлар әзерләү мәсьәләсе турында да барды.  Бу турыда фикерен белдереп, КФУ ректоры Илшат Гафуров болай диде:

“Хәзер без полилингваль мәктәпләрнең нәрсә икәнен ачыкларга тиеш. Алар башлангыч сыйныфта – 1-4 класс дәрәҗәсендә генә татарча булачакмы? Кайчан һәм нинди фәннәр русча һәм инглизчә укытыла башлаячак? Минемчә, 11 класска кадәр татарча укытуның кирәге юктыр. Бу – минем фикерем, мин ялгышырга мөмкин. Химия, физика инглиз телендә булыр дип уйлыйм”.

Барысы да дәүләт полилингваль мәктәпләрне тормышка ашырганда нинди максатны тормышка ашыруны таләп итеп кую белән бәйле, ди ректор. “Әлегә без үз фикеребездән чыгып, өч телдә яхшы сөйләшкән белгечләрне әзерләү максатын куябыз. Безнең инде хәзер үк филология институты шундый белгечләрне әзерли”, — диде ректор.

Аның әйтүенчә, КФУда өч телдә белем бирә алырлык укытучылар әзерләнә. Ул моның технологиясе турында да сөйләде. “Мәсәлән, физиканы фән буларак алар рус телендә укый. Ә укыту методикасын татар телендә укыйлар”, — диде ул. Барлык методика инглиз телендә булачак. Полилингваль мәктәпләрдәге класслар да милли мохитне тәрбияли торган итеп формалаштырылачак, дип белдерде Илшат Гафуров.

“Әгәр кирәк булса, методистларны без башка мәктәпләрдән чакырачакбыз. Минемчә, бу 2нче мәктәп булыр”, — диде ректор.