КФУ ректоры кабул итү кампаниясенә йомгак ясады

Сентябрьдә яңа уку процессы башлана, кабул итү кампаниясенә йомгак ясала. Казан федераль университетында кабул итү кампаниясе йомгаклары белән бүген «Татар информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ректор Илшат Гафуров таныштырды.

«Бюджет урыннарына кабул итү планы — 5345 кеше иде, контрактка — 6704. Алдагы еллардагы сыман бюджет урыннарын тутыруда бернинди дә кыенлык булмады. Чит илдән 2485 студент кабул ителергә тиеш. Бүгенгә 2515 килешү төзелгән, күбесе инде түләнгән. Укырга кабул итү түләгәч кенә була, шуңа моңа аерым басым ясап әйтәм. 14 сентябрьдә тагын бер приказ чыгарга тиеш. Боерыкларның чыгу срогын чит ил укучылары Казан университетына килеп укырга керсен өчен күчердек,» — диде Илшат Гафуров. 

Сүз уңаеннан, чит ил гражданнары арасында КФУда укуга кызыксыну югары. 2019 елның 29 августы мәгълүматларына караганда, 41 чит илнең 6034  абитуриентыннан 11071 гариза кабул ителгән. Иң зур кызыксыну Кытай, Гыйрак һәм Төркия илләреннән килгән абитуриентларда.

Казанның төп вузына укырга керүче абитуриентларның уртача БДИ баллы — 80,4.