КФУ ректоры ТР Дәүләт Советының 20 нче утырышында катнашты

Көн тәртибенә 24 мәсьәлә кертелгән иде, шул исәптән 11 республика законы проекты, 3 закон инициативасы һәм Россия Федерациясе субъектларының ике мөрәҗәгате.

Бүген алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының егерменче утырышы булды.

Сессия эшендә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, республика Хөкүмәте әгъзалары һәм чакырылганнар, шул исәптән Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуров та катнашты. Утырышны ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып барды.

Президиум карары нигезендә көн тәртибенә 24 мәсьәлә кертелгән иде, шул исәптән 11 республика законы проекты, 3 закон инициативасы һәм ике Россия Федерациясе субъектлары мөрәҗәгате, бер федераль закон проекты.

Аерым блок буларак, парламентарийлар территорияләрне комплекслы үстерү схемасын кертү өчен хокукый база формалаштыручы закон проектлары буенча фикер алыштылар.

Шулай ук егерменче утырышта  Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилнең «2020 елда эшчәнлек нәтиҗәләре турында» һәм Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең «2020 елда Татарстанда бала хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен үтәү турында»  докладлары тәкъдим ителде.

Моннан тыш, Татарстан Республикасы буенча Федераль дәүләт статистика хезмәтенең территориаль органы эшчәнлеге турында мәгълүмат җиткерелде.

Автор: ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте материаллары буенча