КФУ ректоры Япониядә

КФУ ректоры Илшат Рәфкать улы Гафуровның Япониягә визиты дәвам итә. Чираттагы очрашу һәм сөйләшүләр нәтиҗәсе буларак JAIST Япон алдынгы фәннәр һәм технологияләр институты белән хезмәттәшлек итү турында килешү имзаланды. Яңа Япония партнеры белән берлектә Казан университеты материал белеме, гамәли физика, бионаук һәм биотехнологияләр өйрәнүгә керешәчәк.

Институт укытучылары –  дөньякүләм танылган тикшеренүчеләр. Ел саен югары уку йорты Фән һәм техника өлкәсендә күренекле казанышлар белән белгечләрне җәлеп итә.

Университет составына өч мәктәп керә. Алар арасында белем мәктәбе, информатика мәктәбе аерылып тора. Соңгысы базасында сигез юнәлеш буенча тикшеренүләр гамәлгә ашырыла. Болар:

  • Белем системасы нигезендә идарә итү;
  • Компьютер челтәре һәм куркынычсызлык;
  • Интеллектуаль робототехника;
  • Күңел ачу технологияләре;
  • Энергетика һәм әйләнә-тирә мохит;
  • Материалны өйрәнү;
  • Гамәли физика;
  • Биофән һәм биотехнологияләр.

Аларның һәркайсы Казан университеты өчен кызыклы, ләкин әлегә хезмәттәшлекне соңгы өчесеннән башлау күздә тотыла. Килешү биш елга төзелгән. Ул дүрт төрле активлыкны күздә тота:

  • Үзара кызыксыну уята торган өлкәләрдә уртак фәнни проектлар;
  • Фәнни публикацияләр һәм материаллар белән алмашу;
  • Уртак симпозиумнар, семинарлар, лекцияләр һәм конференцияләр оештыру;
  • Профессор-укытучылар составы, административ персонал һәм укучылар белән алмашу.

Бүгенге көндә хезмәттәшлекнең мондый дәрәҗәсенә Россиянең бер генә университеты да ирешә алмады.

Диана Садретдинова әзерләде.