КФУ ректоры югары уку йортының җитәкче составы белән чираттагы эш киңәшмәсе үткәрде

Структур бүлек җитәкчеләре Казан университетының киләчәктә үсеш стратегиясе турында фикер алыштылар.

Бүген КФУ ректоры Илшат Гафуров рәислегендә узган университет җитәкчелеге составы белән традицион очрашуда РФ Фән һәм югары белем министрлыгы тәкъдим иткән Стратегик академик лидерлык программасы кысаларында югары уку йортын алга таба үстерүнең гомуми стратегиясен формалаштыру турында фикер алыштылар.

Казан университеты ректоры Илшат Гафуров үзенең кереш сүзендә, Covid-19 пандемиясе белән бәйле тотрыксыз хәлгә карамастан, югары уку йорты үзенең финанс-икътисадый тотрыклылыгын саклап калуыга иреште, дип билгеләп үтте. Шуңа бәйле рәвештә, күпкә глобаль бурычларга йөз тотып, яңа уку елын тыныч кына башларга мөмкин.

Аерым алганда, ул институт директорларына мөрәҗәгать итте һәм университет үсешенең яңа стратегиясен булдыру өлкәсендә эшчәнлекләрен оптимальләштерергә һәм дәүләт Россия югары мәктәбе алдына куйган принципиаль яңа бурычларга таянып, әлеге мәсьәлә буенча үз күзаллауларын тәкъдим итәргә кирәклеген искәртте. Нәкъ менә университетлар тарафыннан илкүләм бурычларны гамәлгә ашыру, икътисадның реаль секторы белән хезмәттәшлекне киңәйтү һәм ныгыту, югары уку йортларын икътисадның территориаль һәм тармак үсешенең мөһим драйверына әверелдерү мөһим.

Шулай ук Гафуров КФУның озак вакытка үсеш стратегиясен төзегәндә, илкүләм бурычларны хәл иткәндә, халыкара трендларга да юнәлеш алырга онытмаска кирәк, дип ассызыклады.

«Өстенлекле юнәлешләрне сайлаганда без илкүләми мәнфәгатьләрдән чыгып эш итәргә тиеш, әмма шул ук вакытта безнең илнең көндәшлеккә сәләтлелеген арттыру максатларында дөнья базарына да йөз тотарга кирәк», — дип аңлатты КФУ ректоры.

Моннан тыш, Илшат Гафуров билгеләп үткәнчә, дөрес идарә карарларын кабул итү өчен конкрет мәгълүматларга, шул исәптән университетта үткәрелә торган социологик тикшеренү нәтиҗәләренә таянырга кирәк.

«Университетның рейтинглар һәм фән өлкәләре буенча алга баруын күзәтү генә түгел, ә тулаем алганда вузда нинди үзгәрешләр булганын күрү, шулай ук башка Россия университетларының ничек үсеш алуы турында күзаллауга ия булу мөһим», — дип йомгаклады И.Гафуров.

Тышкы элемтәләр буенча проректор Тимирхан Алишев, үз чиратында, КФУда Гыйльми совет карары белән мониторинг социологик тикшеренүләр буенча комиссия төзелүен искәртте, аның максаты мәгълүматны җыю гына түгел, бәлки алынган нәтиҗәләрне системалаштыру һәм бердәм образны, эшләнгән методикаларның дәвамчанлыгын һәм аларның эквивалентлыгын озак вакыт дәвамында тәэмин итү.

Хәзерге вакытка әлеге комиссия Казан университеты студентының социаль портретын (4000гә якын студент сайлап алынган) һәм дистантта укучыларның гомуми эмоциональ-психологик халәтен билгеләү өлешендә берничә сораштыру һәм аналитик эш башкарды (якынча 9 000 студент).

«Хәзерге вакытта социологик тикшеренүләр фокусы эчке корпоратив аспектка —  үз хезмәткәрләре тарафыннан Казан университетының  ничек бәяләнүенә юнәлтелгән. Гомуми 1789 кеше сайлап алынган», — дип хәбәр итте Алишев.

Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникация институты директоры урынбасары Мария Ефлова әйтүенчә, сораштыру үз эченә 6 тикшеренү блогын ала: корпоратив культура, уку процессын оештыру, дистанцион белем бирү, студентларның эшен бәяләү, хезмәтне  стимуллаштыру һәм аннан канәгать булу, КФУның алга таба үсеш перспективалары һәм стратегиясе.

Тулаем алганда, корпоратив культура турында сөйләгәндә, Мария Ефлова моңа, үз-үзеңне тотуның, кыйммәтләрнең, традицияләрнең гомум кабул ителгән модельләрен һәм башка факторларны үз эченә алган тагын да катлаулырак структур күренешкә караган кебек карарга тәкъдим итте.

«Безнең хезмәткәрләр өчен үзеңне университетның мөһим өлеше итеп аңлау бик мөһим. Бу корпоратив культураның тотрыклылыгына уңай йогынты ясый «, — диде М.Ефлова.

Киңәшмә моңсу нотада тәмамланды. Социаль фәлсәфә кафедрасы профессоры, фәлсәфә фәннәре докторы Лебедев Алексей Борисович дөньядан китте. Илшат Гафуров хезмәттәшләренә искиткеч лекторны һәм талантлы укытучыны бер минутлык тынлык белән искә алырга тәкъдим итте.

Авторы: КФУ ректоры матбугат хезмәте, фото: Никита Тохтасинов