КФУ Россия ВУЗлары арасында ГМЧда иң күп искә алынганнар исемлегендә!

Казан федераль университеты 2016 елның мартында россия ВУЗлары медиарейтингында 10 нчы урынны яулады.  Университетыбыз бер ай эчендә рейтингның 4 баскычына югары үрмәләгән, ди “Медиалогия”.

img1421289719

Сүз уңаеннан: “ИНТЕГРУМ” мәгълүмат җыю һәм анализлау системасы искәртүенчә, 2016 елның 1 нче гыйнварыннан 31 мартына кадәр россия ГМЧлары 4593 тапкыр КФУ турында искә ала, аларда университетыбызга багышланган 2276 яңалык чыга. Чагыштыру өчен: 2015 елда шул вакыт эчендә 1014 искә алу, 491 яңалык була.

Беренче өч позиция үзгәрешсез калган. Аларны МДУ, Икътисад югары мәктәбе һәм РФ президенты каршындагы РАНХиГС били.