КФУ Россиянең иң яхшы вузлары исемлегенә кергән

Гомумдөнья рейтингында Казан федераль университеты берьюлы 34 позициягә күтәрелгән һәм 605 урынны биләгән.

Испаниянең SCImago-2016 иң яхшы дөнья фәнни-тикшеренү институтлары һәм оешмалары рейтингының чираттагы чыгарылышында Казан (Идел буе) федераль университеты Россия вузлары арасында 6 урынны биләгән.

2015 ел белән чагыштырганда университет уңай динамика күрсәткән. Гомумдөнья рейтингында Казан вузы берьюлы 34 позициягә күтәрелгән һәм 605 урынны биләгән. КФУның фәнни-тикшеренү бүлекләре Россия фәнни-тикшеренү институтлары арасында 14 урында.

КФУның икътисади һәм стратегик үсеш мәсьәләләре буенча урынбасар Марат Сафиуллин белдергәнчә, SCImago рейтингы индикаторларның өч төркемен исәпкә ала. Беренчесенә — фәнни-тикшеренү эшләрен бәяләүче индикаторлар (мисал өчен, вуз галимнәренең Scopus та мәкаләләр саны) керә, икенчесенә — КФУның PATSTAT мәгълүматлар базасы патентларында искә алынган фәнни мәкаләләре өлешләренә нигезләнгән инновацион эшчәнлек индикаторлары. Өченче төркемгә социаль йогынты индикаторлары, ягъни вузның медиада тәкъдим ителүе керә, ул Google һәм Ahrefs та КФУ доменына тышкы сылтамалар саны белән белдерелә.

2016 ел рейтингында барлыгы 5 меңнән артык учреждение исәпкә алынган, анда Россиянең 138 учреждениесе кергән, шул исәптә 41 университет.

Искәртеп үтик, SCImago фән һәм мәгариф өлкәсендә абруйлы рейтинг агентлыклары бишлегенә керә.