КФУ «Сириус.Лето» программасында катнашучылар өчен 15 проект тәкъдим итәчәк

Алар төрле юнәлешләрне колачлый.

Бу турыда «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Казан федераль университетының мәгариф эшчәнлеге буенча проректоры, профессор Дмитрий Таюрский белдерде.

Россиядә «Сириус.Лето» укучылары өчен остазлар эзләү һәм фәнни-технологик проектларны гамәлгә ашыру программасы старт ала. Ул Россия Президенты Владимир Путинның  2020 елның 21 маенда узган киңәшмәсендә «Талант һәм уңыш» фонды җитәкчесе Елена Шмелева тарафыннан белдерелгән «Акыллы ял» концепциясе кысаларында барлыкка килде.

Талантлар Университеты базасында төзелгән «Сириус» мәгариф үзәге моделе буенча сәләтле балаларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү буенча региональ үзәк мәктәп укучыларының һәм остазларның үзара хезмәттәшлеген координацияләү, республика компанияләрен программага җәлеп итү белән шөгыльләнә.

2.0 Казан ачык талантлар университетының «Территориаль челтәр һәм партнерлык хезмәттәшлеге» юнәлеше җитәкчесе Ольга Шиндор сүзләренә караганда, әлеге программа ярдәмендә, 7-11 сыйныф укучылары киләсе уку елында проект эше өчен актуаль, заманча бурыч таба алачак. Бу бурычлар фән, технология, бизнес проблемалары белән бәйле булырга мөмкин. Төбәк югары уку йортлары укытучылары, студентлары, бурычны ачыкларга ярдәм итәчәк һәм укучы белән ел дәвамында элемтәдә булачак. Программа укучыларны иртә профориентацияләүгә ярдәм итә. Студентлар проектларны эшләү күнекмәләрен яхшыртачак, үзләрен проект менеджерлары сыйфатында сынап караячак. Программада катнашу өчен аның сайтында 1 августка кадәр теркәлергә кирәк.

Программаның индустриаль партнерлары — Татарстан предприятиеләре үзләрендәге актуаль мәсьәләне хәл итү өчен мәктәп укучыларына  тәкъдим итә ала. Татарстан югары уку йортлары фәнни партнерлар буларак, программада катнаша һәм үз проектларын мәктәп укучыларына хәл итү өчен тәкъдим итә, шулай ук студентларны катнашырга җәлеп итә. КФУ — программаның фәнни партнерларының берсе.

«Югары уку йортлары өчен мондый программалар күптән бар иде. 40 елдан артык Казан университеты диварларында Н.И. Лобачевский исемендәге укучыларның Идел буе фәнни конференциясе уза, анда укучылар үз эшләрен фәнни җитәкче җитәкчелегендә башкаралар. Безнең өчен проект эше — белем бирү процессының нигезе. Барлык белем бирү программалары теге яки бу дәрәҗәдә проект эшләрен башкаруга юнәлдерелгән. Шуңа бәйле рәвештә КФУ «Сириус.Лето» программасы кысаларында яңа материаллар технологиясе, биотехнологияләр һәм геологик киңлекне өйрәнү технологияләрен һәм башкаларны үз эченә алган 15 проект тәкъдим итте», — дип билгеләп үтте Дмитрий Таюрский.

Бөтен Россиядән катнашучылар барлык бу проектлардан куллана алачак. Проректор әйтүенчә, программада катнашу нәтиҗәсендә укучылар проект белән эшләү өчен база алачак, ә студентлар — остазлык һәм проектлар алып баруның кызыклы тәҗрибәсенә ия булачак.

«Бүген 5-10 кешедән торган кече командалар чын-чынлап алгарыш ясый ала. Алар мобиль рәвештә яңа бурычларга күчә, кызыклы проектларны башкара алалар. Монда шулай ук нәтиҗә дә мөһим. Проектта катнашу аналитик эшчәнлекне, коммуникация мөмкинлекләрен, критик фикерләүне үстерә», — дип сөйләде Д.Таюрский.

Автор: Алинә Миңлевәлиева, фото: Татар-информ