КФУ сомнологы көз көне йокы килүгә каршы көрәш буенча киңәшләр бирде

Акрын физик активлык, иртәнге контраст  душ, файдалы һәм төрле ризыклар белән туклану тонуста калырга ярдәм итәчәк.

Салкыннар башлангач, кешеләрнең күбесе арыганлык, йокымсырау һәм хәтта апатия кичерә. Шуның аркасында эшләргә теләк сүнә, кәеф китә һәм ачу килә башлый. Медицина телендә йокымсырау гиперсомния дип атала. Казан федераль университеты клиникасы табиб-сомнологы Лилия Шаһиәхмәтова мондый халәтне ничек җиңәргә һәм депрессиягә ничек бирешмәскә кирәклеген сөйләде.

Һәрберебез дә үтәргә тиешле иң мөһим кагыйдә — көн режимын үтәү. Шунысын истә тотарга кирәк, һәркем өчен ул индивидуаль.

«Берничә көн дәвамында бер үк вакытта йокларга ятарга һәм бер үк вакытта уянып карагыз — шул рәвешле гадәт барлыкка килә. Тәүлегенә кимендә 7-8 сәгать йокларга тырышыгыз — бу организмны торгызу өчен иң кулае булып тора», — дигән мәгълүмат бирде табиб.

Кичке йокы белән проблемалар булмаса, көндезге йокыны калдырырга ярамаганын бик азлар белә. 15-20 минутлык йокы кешегә бөтенләй күтәренке күңел белән уянырга мөмкинлек бирә.

Сәламәт яшәү рәвеше тагын бер мөһим аспект булып тора: уртача физик активлык, контраст иртәнге душ, файдалы һәм төрле туклану.

«Йоклар алдыннан йөреп керегез, шулай организмны кислород белән туендырырсыз, аның җитмәве көндез йокымсырау сәбәпләренең берсе булырга мөмкин. Иртәнге контраст душ күтәренке рух бирер, киеренкелекне һәм арыганлыкны киметер. Чәй һәм кофе — иң киң таралган эчемлекләр, алар йокыны җиңәргә ярдәм итә, әмма алардан артык файдаланмау яхшырак «, — ди  Лилия Шаһиәхмәтова.

Натураль каһвә түбән кан басымлы, йокымсырау һәм хәлсезлек белән интегүчеләргә файдалы булачак, ләкин иртәләрен генә. Шулай ук яшел чәй дә күп кенә файдалы микроэлементларга бай.

«Төнлә тирән һәм сәламәт йокы — көндез көр күңелле булуның нигезе. Шуңа күрә йокыга 2-3 сәгать кала барлык гаджетларны читкә алып куярга кирәк. Моның урынына ванна керү, китап уку, тискәре фикерләрдән һәм борчулардан арыну өчен үзеңә вакыт бирү яхшырак», — ди Л.Шаһиәхмәтова.

Көзге чорда кәеф начар булуның төп сәбәбе — көндез яктылык вакыты кыскару, яңгырлы көннәр, әйләнә-тирәдәге соры буяулар, йокымсырау. Бу факторларның барысы да депрессиягә китерергә мөмкин, шуңа күрә озак вакыт яхшы кәеф белән яшәү өчен үзеңне үзең сөендерү, саф һавада ешрак булу, дусларың һәм якыннарың белән пикниклар оештыру, вакытны күңелле итеп уздыру мөһим.

Автор: Аделина Биккинина, фото: pixabay.com