КФУ студент отрядлары җәйге хезмәттә

Студентлар Татарстанда, Краснодар краенда, Кырымда һәм Вологда өлкәсендә эшлиләр.

Казан федераль университетының студентлар отряды штабының 370 катнашучысы быелгы сезонда җәйге хезмәттә.

КФУ студент отрядлары штабы җәйге чорда студентларны вакытлыча эшкә урнаштыру белән шөгыльләнә. Алар эшли генә түгел, ә мәдәни-массакүләм, социаль һәм спорт чараларын оештырып һәм аларда катнашып, чын студентлар тормышы белән яши.

КФУның Медиа коммуникацияләр үзәгенә штаб кураторы Яна Оглоблина хәбәр иткәнчә, КФУ студент отрядлары штабы составында студент төзелеш, педагогик, проводниклар  һәм сервис отрядлары бар.

«Быел җәй Казан университетының 370 студенты эшли. Алар Татарстан Республикасында, Краснодар краенда, Кырымда һәм Вологда өлкәсендә хезмәт итәләр», — диде ул.

Оглоблина әйтүенчә, КФУ студент отрядлары штабында 11 отряд. «Тайгер», «Сапфир» һәм «Фрактал»  педагогик отрядларындагы студентлар Краснодар краенда, «Калейдоскоп»  һәм «Сириус» отрядларындагылар — Татарстанда вожатыйлар булып эшлиләр.

Студентларның «Максимум» һәм «Орфей» төзелеш отрядлары Вологда өлкәсендә эшлиләр. «Магеллан» һәм «Спарта» проводниклар отряды студентлары «Федераль пассажир компаниясе» АҖендә эшлиләр. «Волна» һәм «Аврора»  сервис отрядлары студентлары Ялта шәһәрендә хезмәт күрсәтәләр.

Шулай ук Алабуга һәм Яр Чаллы штаблары да бар. Алардан сигез отряд эшли.

«Атмосфера» СПО катнашучылары Краснодар краенда һәм Татарстанда вожатыйлар, «Эра»  төзелеш отряды студентлары —  Вологда өлкәсендә, «Легионер», «Тануки» (Яр Чаллы институты) проводниклар отряды студентлары  — Кырымда «ФПК» АҖендә,  проводниклар булып эшлиләр.

«Регион 116» педагогик отряд студентлары Краснодар краенда һәм Татарстанда, «Астероид» һәм «Миллениум» проводниклар отряды студентлары  — проводниклар — «ФПК» АҖ Кырымда эшлиләр.

«Ковид чикләүләре кертелгән узган ел белән чагыштырганда, быел күбрәк студент эшли ала. Быел 370, былтыр 171 студент кына иде.  Студотрядчыларның хезмәт хакы 15тән 50 мең сумга кадәр, барысы да юнәлешкә бәйле. Студотрядларга көз көне керергә була, үз ниятеңне «ВКонтакте» төркемендә кызыксындырган юнәлеш җитәкчесенә язарга кирәк, — дип аңлатты куратор.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, узган ел студент отрядларында катнашучылар өчен чикләүләр кертелү сәбәпле, катлаулы булды, чөнки кайбер чараларны үткәрү мөмкин булмаган. Студент отрядлары — иҗтимагый берләшмәләр, шуңа күрә күп кенә чаралар студентларны берләштерә һәм эшкә мотивацияли.

Автор: Рүфинә Гыймалетдинова