КФУ студент отрядлары пандемия шартларында ничек эшли?

Казан университетының 180 студенты быел җәй хезмәт отрядларында эшли.

Җәй — студент хезмәт отрядларында катнашучылар өчен өченче хезмәт семестры вакыты. Казан федераль университеты студотрядлар штабында 450 кешене берләштергән  21 отряд бар. 

КФУның студотряд штабы Казанда —  12, Чаллыда — 3, Алабугада — 6 отрядны үз эченә ала. Университет студентлары педагогик, төзелеш, сервис отрядларында һәм проводниклар булып эшлиләр. 2020 елның кышында боларга төрле юнәлеш студентларыннан формалашкан җыелма социаль отрядлар өстәлде. Кышын студентлар социаль отрядларда хезмәт куя: өлкәннәргә йорт, хуҗалык эшләрендә булышалар, ә җәен үз юнәлешләре буенча эшлиләр.

«Быел җәйге хезмәткә әзерлек тулысынча онлайн-режимда барды. Студентлар профессия нигезләрен дистанцион рәвештә төшенделәр, шуның белән бергә параллель рәвештә студент отрядларын формалаштыру буенча эш алып барылды. Эш күп булуга карамастан, барысы да яхшы үтте. Хезмәт отрядында эшләргә теләгән студент эш сөючән, чыныккан һәм стресска чыдам булырга тиеш. Бу педагогик, сервис, төзелеш отрядларында эшләүчеләргә дә, проводниклар булып эшләүчеләргә дә кирәк”, — диде КФУның студентлар отряды штабы кураторы, Яшьләр сәясәте департаментының яшьләр белән эшләү буенча белгече Альбина Муткина.

2020 елның җәйге хезмәте җиңелләрдән түгел: Казан университетының 17 студотрядына коронавирус шартларында эшләргә туры килә. COVID-19 белән бәйле рәвештә махсус эпидемиологик вәзгыять отрядлар санында да, димәк катнашучыларда да чагылды. Педагогик отрядларда, беренче чиратта, бу лагерьда балалар санының кимүенә бәйле. Быел, мәсәлән, балаларны савыктыру лагерьларында ял итүчеләрнең саны 50 проценттан да артмаска тиеш. Моннан тыш, көньяк, курорт юнәлешләре буенча поездлар саны кимү аркасында проводниклар отряды булдырылмаган. Бу юнәлеш студентларының бер өлеше башка отрядлар эшендә катнаша.

Пандемия башка отрядлар эшенеә дә төзәтмәләр кертте. Әйдаманнар берьюлы өч смена дәвамында эшлиләр. Алар даими медицина контролендә, коронавируска тестлар тапшыралар, территориядән чыкмыйлар, чит кешеләр белән элемтәдә тормыйлар. Төзелеш отрядлары студентлары шулай ук даими күзәтү астында, көн буе саклык битлекләре киеп йөриләр, антисептик чаралар кулланалар. Сервис отрядлары да ике ай рәттән эшлиләр.

Студотрядларда минималь хезмәт хакы юнәлешкә бәйле. Мәсәлән, Краснодар крае һәм Татарстан Республикасы лагерьларында эшләүче педагогик отряд студентлары смена өчен 12 мең сум акча ала. Сервис отрядлары — аена 15 мең сум. Өстәвенә, бу ике юнәлештә эшләүчеләр премия белән бүләкләнә, юл һәм медосмотр чыгымнарын каплыйлар. Төзелеш отрядларында катнашучыларның хезмәт хакы аена 30 — 35 мең сум тирәсе.

«Максимум» студент төзелеш отряды командиры, КФУның Химия институты магистры Рамазан Нафигин үз отряды составында бишенче ел инде төзелеш эшенә бара. Шул вакыт эчендә ул тизйөрешле М11 трассасы төзелешеннән башлап, «Северный поток-2» газүткәргечен төзү кебек гадәти булмаган төзелешләрдә булырга өлгергән. Быел ул Вологодск өлкәсенең Грязовецк компрессор станциясендәге объектта эшли.

«Эш күп булса да, кыенлыклар беренче атналарда гына барлыкка килә. Эш көне иртәнге 9.00 дә башлана һәм 19.00 га кадәр дәвам итә. Күптәнге традицияләр, студентлар арасындагы тугандаш мөнәсәбәт, хезмәт көннәре башка җирдә табарга мөмкин булмаган уникаль атмосфера тудыра. Яңгыр коя, көчле җил исә, ә егерме егет, пычракка батып, җырлар җырлый-җырлый, көрәк белән эшли, төрле якка ком чәчелә — мондый ситуацияне тагын кайда очратканыгыз бар? Бу үзе бер тамаша! «- ди Рамазан Нафигин.

КФУ Фундаменталь медицина һәм биология институтының 2 курс студенты, «Фрактал» студентлар педагогика отряды комиссары Валерия Сливкина Краснодар краенда балалар пансионатында эшли. Бу аның икенче целинасы.

«Мин костюмер булып эшлим, костюмнар бүлмәсендә һәм складта мөдирлек итәм, кайда, нәрсә ятканын һәм моннан ни эшләргә мөмкин булуын беләм. Әйдаманнарга тематик кичәләр өчен костюмнар уйлап табарга ярдәм итәм. Декорацияләр ясыйм, тегәм, артистларны бизим. Эштәге иң зур үзгәреш балалар санының кимүенә һәм сменаның озынлыгы кыскаруга бәйле. Бу чаралар профилен үзгәртүгә, педсоставны кыскартуга да йогынты ясады,  хәзер энергия башка, узган елгы кебек ут уйнатырлык түгел, ә уңайлырак һәм өйдәге күк», — ди комиссар.

“Калейдоскоп” студентлар педагогик отряды командиры, КФУның Химия институты студенты Гүзәл Габдрафикова Яр Чаллыда “Кояшлы” сәламәтләндерү лагеренда эшли.

«Эштә син үзең өчен генә түгел, 30-40 бала ял итә торган бөтен бер отряд өчен дә җавап бирәсең. Һәр балага индивидуаль якын килү кирәк, шул ук вакытта аларның ата-аналары белән дә элемтәдә торырга кирәк. Даими энергия һәм идеяләр агымы таләп ителә. Балалар аратыннан тәүлекнең теләсә кайсы вакытында күзәтергә кирәк. Көн лагерь расписаниесе буенча уза, монда барысы да гадәттәгечә: зарядка, түгәрәкләр, чаралар. Ял бик тәтеми, әмма шундый тыгыз графикта да буш минут табарга мөмкин. Быел вирус сәбәпле лагерьларда берничә кагыйдә кертелде. Хәзер әйдаманнар көненә ике тапкыр иртән һәм кич контактсыз термометр белән баланың температурасын үлчәргә тиеш», — ди студентка.

Автор: Алинә Миңлевәлиева, фото: КФУның СОШ архивыннан