КФУ студент отрядлары «Целина-2020»гә йомгак ясадылар

Җәен студент отрядлары эшчәнлегендә Казан университетының 180 студенты катнашты.

Казан федераль университеты студент отрядлары — җәйге чорда төрле белгечлекләр буенча эшкә чыгучы актив һәм иҗади студентлар командасы. Быел бу команда составында 180нән артык студент эшләгән.

Авыр эпидемиологик вәзгыять уңаеннан читкә чыгу кичектерелде, ә Вожатый осталыгы мәктәбе дистанцион рәвештә тәмамланды, шуннан соң педагогик отрядлар Краснодар крае һәм Татарстан лагерьларына чыга алды.

Төрле кыенлыкларга карамастан, лагерь бөтен Россиядән җыелган балаларны онытылмаслык һәм иң мөһиме куркынычсыз җәй белән тәэмин итте.  Вожатыйлар билгеләп үткәнчә, команда эше һәм тәҗрибәле җитәкчеләр ярдәме зур роль уйнаган, алар проблемаларны хәл итү буенча һәрвакыт кирәкле киңәш бирә.

«Вожатый эше — балаларның тормышы, сәламәтлеге һәм кызыклы ялы өчен зур җаваплылык. Вожатый иң беренче чиратта дус һәм остаз. Күпләрдә шундый хис туарга мөмкин, янәсе, вожатый эше бик катлаулы, әмма хезмәттәшләрең ярдәм кулы сузганда, балаларның күзләрендә кызыксыну чаткылары булганда, аларның эшкә бирелгәнлеген һәм мәхәббәтен тойганда, кыенлыклар сизелми, — диде  “Фрактал” педагогика отряды командиры Илүзә Галиева.

Педагогика отрядларында катнашучыларның уртача хезмәт хакы сменага 11-13 мең сум тәшкил иткән. Отряд командирлары сүзләренә караганда, иң мөһиме — балалар белән үткәрелгән тәҗрибә, хис-кичерешләр һәм вакыт.

Казан университетының студент төзелеш отрядлары Вологда өлкәсендә Грязовец шәһәрендә компрессор станциясе төзелешендә эшләгән. Ике атналык карантин үтеп, студентлар һәм кандидатлар хезмәт җәен төрле эшчеләр һәм бетончылар сыйфатында уздырды. Быел аларның уртача хезмәт хакы аена 40 мең сумнан артык булган.

«Яшьтәшләр даирәсендә эшләү бик җиңел һәм уңайлы булды. Эштән соң көн саен ару-талчыгуга карамастан, без бик теләп вакытны файдалы уздырдык, комиссар оештырган конкурсларда катнаштык, барлык отряд оештырган чараларда креатив чыгыш ясарга тырыштык, — дип сөйләде «Максимум» төзелеш отряды командиры Александр Ясаков.

Төзелеш отрядлары өчен бу җәйнең иң истә калган вакыйгаларының берсе ике атналык карантин булды.

«Пандемия сәбәпле без Ярославльдә ике атна изоляциядә уздырдык. Бүлмәдән чыгу мөмкин булмаганлыктан, без «ССО «Максимум» карантинда» темасына фотоконкурс уздырдык, балконнарга чыгып отряд җырларын башкардык. Карантин үткәннән соң отряд Вологдага объект төзелешенә китте. Быел карантин аркасында целина 60  көн урынына 75 көн дәвам итте «, — диде А.Ясаков.

Студентларның сервис отрядлары бу сезонда беренче тапкыр Кырым Республикасына барды. Отрядчылар «Утес» шифаханәсендә (Алушта шәһәре) һәм «Ливадийский» кунакханәсендә (Ялта шәһәре) официантлар, кухня хезмәткәрләре, ресепшн зонасы горничнийлары һәм хезмәткәрләре сыйфатында эшләгән. Бер ай эчендә сервис отрядларының уртача хезмәт хакы 15 мең сум тәшкил иткән.

Студентларның  «Спарта»  проводниклар отряды  Татарстаннан үз профиле буенча эшкә китә алган бердәнбер отряд булды, чөнки 2020 елда «Россия тимер юллары» пассажирлар агымы кимүсәбәпле, проводник булып эшли ала торган студентлар санын чикләде.

КФУ проводниклары Казаннан Мәскәүгә, Новороссийск һәм Яңа Уренгойга рейслар ясады. Бер ай эшләү дәверендә студентлар  уртача 25 -н 30 мең сум акча алган. Узган целина турындагы тәэсирләре белән «Спарта» проводниклар отряды командиры Ангелина Чулина уртаклашты:

«Без эшкә чыгарга өметләнмәгән дә идек, ләкин август башында шундый мөмкинлек барлыкка килде. Үзеңә ошаган эш белән шөгыльләнү бик шәп. Быел без Татарстаннан профильле булмаган югары уку йортыннан бердәнбер студент-проводниклар идек, безнең белән студент-тимер юлчылар практика узды».

Отрядчылар өчен «Казан федераль университетының иң яхшы студентлар отряды» еллык конкурсына йомгак ясау да мөһим булды. Конкурс нәтиҗәләре буенча ул «Сапфир» педагогик отряды, ә иң яхшы командир — «Аврора» сервис отрядыннан Ирина Андреева. Иң яхшы комиссар өчен бүләкне «Сапфир» педагогия отрядыннан Камилла Коркина алды. Отрядның иң яхшы методисты итеп “Фрактал” педагогика отряды методисты Илүзә Галиева танылды.

Пандемия шартларында төзелеш объектларында, балалар лагерьларында, кунакханәләрдә һәм ерак араларга йөри торган поездларда  студентлар эшен  оештыру җиңел булмады. Әмма Казан федераль университеты отрядлары барлык авырлыкларны да лаеклы үттеләр һәм җәйне онытылмаслык итеп уздырдылар.

Автор: Аделина Биккинина, фото: КФУның СХО Штабы