КФУ студенткасы «Мисс Россия — 2019» конкурсы финалисты

20 март көнне «Мисс Россия — 2019» илкүләм конкурсы башланды. 3 атна дәвамында 50 иң чибәр кыз финал тантанасына әзерлек узачак. Алар арасында Казан федераль университетының Н.И.Лобачевский исемендәге Математика һәм механика институтының 3 курс студенткасы Миләүшә Галимова да бар. 

Илкүләм «Мисс Россия» конкурсы — матурлык өлкәсендә илебезнең иң зур проекты. Конкурс 1927 елда Парижда башланып китә, бүген Россия Федерациясенең Мәдәният министрлыгы ярдәме белән үткәрелә.

Казан университетының Бердәм мәгълүмати-нәшрият үзәгенә «Мисс Татарстан» иҗтимагый оешмасы президенты Изольда Сахарова хәбәр итүенчә, «Татарстанның I Вице-миссы — 2019», 20 яшь Миләүшә Галимова Казанның «Мисс Россия» конкурсында тәкъдим итәчәк.

«Республиканы конкурсның финалында «Мисс Татарстан — 2019» титулына лаеклы Ралина Арабова тәкъдим итәчәк, ә Миләүшә республика башкаласы — Казан данын яклаячак, — дип ачыклык кертте Изольда Сахарова. — Алар икесе дә — финалистлар. Миләүшә турында сөйләгәндә, аның җиңү өчен барлык шанслары да бар».

«Мисс Татарстан» иҗтимагый оешмасы президенты әйтүенчә, КФУ студенткасына табигый тыйнаклык хас.

«Университет тарафыннан ярдәм бик мөһим. Җанатарлар үзбәяне артыруга үзләреннән зур өлеш кертәләр. Миләүшә Галимовага психологик яктан әзерләнергә, тырышырга кирәк, — диде И.Сахарова.

Математика һәм механика институты студенткасы Миләүшә Галимовага төгәл фәннәр, волонтерлык эшчәнлеге ошый. Кешеләрдә ул ихласлыкны, ышанычлыкны һәм юмартлыкны югары бәяли.

«Мисс Россия — 2019» финалы 13 апрельдә үтәчәк.