КФУ студентлар шәһәрчегенең 10 тулай торагында яшәүчеләр азык-төлек җыелмалары алды

Чит ил һәм  башка шәһәрдән килгән студентларга ярдәм йөзеннән оештырылган акция дәвам итә.

 

Казан федераль университеты  үз-үзеңне изоляцияләү чорында тулай торакларда калган барлык студентларга ярдәм күрсәтә.

КФУ ректоры Илшат Рәфкать улы Гафуров күрсәтмәсе буенча бушлай азык-төлек һәм көнкүреш химиясе җыелмалары студентларга 15 апрельдә тапшырыла башлады. Бүген азык-төлек өләшүнең өченче этабы башланды.

«Бүген без Казан университеты студентлар шәһәрчегенең 10 тулай торагында яшәүче студентларга 1472 азык-төлек җыелмасы тараттык. 6 май көнне Универсиада авылында яшәүчеләр дә шундый ук җыелмалар алачак», — дип хәбәр итте КФУның студентлар шәһәрчеге директоры Радик Николаев.

Ә Казан федераль университетының хуҗалык эшләре проректоры Ленар Сафиуллин, май бәйрәмнәре тәмамлангач та, продуктлар тарату дәвам итәчәк дип ышандырды.

«Хәзер бөтен дөнья өчен катлаулы вакыт, һәр кеше өчен кыенлыклар барлыкка килде, һәм безнең университетның битараф калмавы бик күңелле. КФУ студентларның кайсы ил гражданины булуга карамастан,  туганнары янына өйләренә кайтып китәргә өлгермәгәннәргә ярдәм күрсәтә. Инде берничә тапкыр мин яшәгән студентлар шәһәрчегенең 3 нче тулай торагына азык-төлек җыелмасы алып килделәр; без барыбыз да мондый ярдәмне шатланып кабул итәбез һәм югары уку йортына рәхмәтле, — ди КФУның Психология һәм мәгариф институты студенты Анастасия Трубникова. — Әти-әниләребез безнең өчен тыныч, алар бу бәладә ялгыз калмавыбызны беләләр. Ярдәмнең азык-төлек җыелмалары белән генә чикләнмәве күңелле. Безгә еш кына кураторлар шалтырата һәм ничек хис итүебез турында сорыйлар. Кемгә мөрәҗәгать итәргә икәнен беләсең икән, тынычрак була башлый. Безне кайгыртучыларга бары тик зур рәхмәт әйтәсе һәм сәламәт булуларын телисе килә. Без, студентлар, моны онытмаячакбыз!»

Үзбәкстаннан килеп, КФУның Психология һәм мәгариф институтында белем алучы Юлия Хәйретдинова, ни өчен чит ил студентларының ата-аналарыннан ярдәм ала алмауларын аңлатты:

«Әти-әнием Ташкентта яши. Хәзер анда транспорт йөрми, банк бүлекчәсенә кадәр җәяү барырга туры килә. Алар миңа кичә акча җибәрә алмадылар, чөнки Үзбәкстан башкаласында һава температурасы 34-35 градус эссе, ә банкка кадәр 6 километр барырга кирәк. Кызу вакытта бу бик кыен. КФУ зур эш башкара!»

Бу юлы студентларга тушенка, макарон, печенье, сохари, чәй һәм кабак уылдыгы тапшырылды.

«Чираттагы азык-төлек җыелмасын алганнан соң, нәрсә әзерләп булганын уйлыйбыз. Мин, мәсәлән, күптән түгел бәрәңге коймаклары пешердем. Чит ил студентлары пылау әзерлиләр. Узган юлы азык-төлек җыелмасы составында ит һәм консервалар бар иде, барысы да моңа бик шатланды. Кемдер аш пешерә башлады, кемдер итне томалап әзерләде. Безгә шулай ук көнкүреш химиясе — кер юу порошогы, савыт-саба юу өчен сыеклык,  чистарта торган порошок та тараттылар. Без бу азык-төлек җыелмалары фотосурәтләрен социаль челтәрләрдә урнаштырабыз, туганнарыбызга җибәрәбез. Башка югары уку йортларыннан дусларым бездә андый ярдәм юк дип гаҗәпләнәләр,  — дип уртаклашты безнең белән Уфадан килеп, КФУның Психология һәм мәгариф институтында укучы Камилла Ишдәүләтова.

Оренбургтан килеп, КФУның Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникацияләр институтында белем алучы Светлана Войтюк, университет мондый  ярдәм күрсәтер дип көтмәгән идем диде.

«Бу бик күңелле. Миннән дә күбрәк әнием сөенде. Моннан тыш хәзер студентларның азык-төлеккә чыгымнары кимеде, тулай торактан кибеткә чыгуның, үзеңне куркыныч астына куюның кирәге юк. Мин ашарга пешерергә яратам. Узган юлы алган продуктлардан мультиваркада бәрәңге белән тавык әзерләдем, бик тәмле килеп чыкты. Минемчә,  студентларга мондый ярдәм күрсәтү КФУдан зур физик һәм финанс чыгымнар сорый. Бу акцияне башлап җибәргән КФУга һәм аның ректоры Илшат Рәфкать улы Гафуровка зур рәхмәт «, — диде студентка.

Пермьнан килгән Минтимир Тигран Заитов КФУның Физика институтында белем ала. Ул теләсә нинди ситуациядә дә күңелсезләнмәскә һәм бары тик уңай якларны гына табарга тырыша.

«КФУдан ярдәм булуына мин бик шат. Ул азык-төлеккә кайдан акча юнәлтергән икән дип уйламаска, өйдә утырырга һәм беркая да чыкмаска мөмкинлек бирә. Иң мөһиме, азык-төлек җыелмалары һәрвакыт төрле, бертөрлелек юк. Үзем ашарга ешрак әзерли башладым. Элек мин вакыт-вакыт кафедан ризык китерүгә заказ бирә идем, ә хәзер кесәгә сугу сәбәпле, мондый хезмәтләрдән баш тарттым. Үз-үзеңне изоляцияләү һәм университетның азык-төлек җыелмалары — ашарга пешерә белмәгән кешеләргә өйрәнү өчен менә дигән мөмкинлек. Бу тормышта һичшиксез кирәк булачак. Мин тулай торакның барлык хезмәткәрләренә һәм азык-төлек җыелмаларын китерүне  оештыручыларга рәхмәт белдерәсем килә. Аларның эше билгеле бер куркыныч белән бәйле. Аларның хезмәтеннән башка безгә кыенга туры килер иде. Студентларга ныклык һәм сабырлык телим”, — диде егет.

КФУның Яр Чаллы һәм Алабуга институтлары тулай торакларында яшәүче студентларга да даими ярдәм күрсәтелә. Мәсәлән, кичә Яр Чаллы институтының чит ил студентлары азык-төлек җыелмалары һәм гигиена чаралары алды, ә Алабуга институты студентларына  азык-төлекне бүген өләштеләр.

Шунысын искәртәбез, КФУ ректоры И.Гафуров җитәкчелегендәге ректорат аеруча мохтаҗ студентларга финанс ярдәме күрсәтү өчен 1 млн сум чамасы акча җыйган. Моннан тыш, КФУ ректоры боерыгы буенча студентларга1 апрельдән 30 апрельгә кадәр тулай торакларда яшәгән  өчен түләргә кирәкми.

Автор: Лариса Бусиль, фото: Александр Кузнецов