КФУ студентлар туризмын үстерү проектында катнаша

Казан университеты — Татарстаннан сынау программасында катнашучылар исемлегенә кергән бердәнбер югары уку йорты.

Казан федераль университеты Россиядә студентлар туризмының сынау программасын гамәлгә ашыру буенча Россиянең 15 вузы исемлегенә кертелгән. Проект РФ Президенты Владимир Путинның Федераль Җыенга юлламасы йомгаклары буенча РФ Югары белем һәм фән министрлыгы тарафыннан эшләнде.

Проектка сораштыру нәтиҗәләре буенча студентларның теге яки бу шәһәрләргә килү теләге буенча сайланган югары уку йортлары керде. Казан һәм Татарстан иң популяр юнәлешләрнең берсе булды.

Россия югары уку йортлары студентлары төрле шәһәрләргә йөри, университетлар тулай торакларында яши алачак. Югары уку йортлары, кабул итүче як буларак, мәдәни-агарту программасын, студентлар иҗтимагый оешмалары һәм берләшмәләре вәкилләре белән очрашуларны оештыралар, университет, шәһәр, төбәкнең истәлекле урыннары һәм яшьләр объектлары белән таныштырачаклар.

«КФУ — әлеге программаның сынау мәйданчыгы. Без берничә маршрут, экскурсия-танып белү программаларын эшләдек. Проект 15 июльдән башланып, 15 августка кадәр дәвам итәчәк. Студентлар шәһәр һәм вуз-катнашучылар турында программа сайтында  белә алачак. Аны тиздән Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы эшләтеп җибәрәчәк «, — диде КФУның яшьләр сәясәте департаменты директоры Юлия Виноградова.

Бу программа кысаларында КФУга Россиянең барлык вузларыннан 100 студент килә алачак.

Яшьләр сәясәте департаментында вуз-катнашучылар һәм Казанга килергә теләүче студентлар белән үзара бәйләнеш буенча колл-үзәк оештырылган. Әлеге программада катнашучы студентлар Универсиада авылында, бүлмәдә икешәр кеше яшәячәк. Тәүлек яшәү өчен түләү 100 сум тәшкил итәчәк.

«Университетның төп бинасын без программага экскурсия мәйданчыгы сыйфатында керттек. Без иҗтимагый оешмалар һәм берләшмәләрнең координация советы тәҗрибәсе белән уртаклашырга, яшьләр сәясәте юнәлешендә иң яхшы проектларны күрсәтергә әзер. Шулай ук «ТР Студентлар лигасы», «Иҗади яшьләр академиясе», Талантлар университеты белән дә хезмәттәшлек көтелә. Без тәҗрибә алмашу өчен мәйданчыклар булдырырга әзер. Без парклар-скверлар, Казанның истәлекле урыннарының аерым исемлеген ясадык, теләк булганда шәхси программа формалаштырырга мөмкин», — дип сөйләде Ю.Виноградова.

Шәһәргә бару һәм тулай торакларда яшәү өчен студент яки юллаучы як түли. Экскурсия программасының бәясе — минималь.

Мисал өчен, «Там, где традиции хранят» өч көнлек программасына Казан Кремлендә, Казан федераль университетында, ТР Милли китапханәсендә, Казансу елгасы яр буенда, Бауман җәяүлеләр урамында, «Шәһәр панорамасы» музеенда, «Черек күл» паркында, Зәңгәр күлдә булу керә. Әлеге экскурсия программасының бәясе — 1870 сумнан.

«5 көн эчендә Казан тирәли » программасы буенча студентлар Иске Татар бистәсендә, Казан Кремлендә, ТР Милли китапханәсендә, Казансу яры буенда, КФУ территориясендә, Зөя утрау-шәһәрчегендә, «Шәһәр панорамасы» музеенда, «Черек күл» паркында, Бауман җәяүлеләр урамында, Казан утарларында һәм башка урыннарда була алачак. Шулай ук алар кызыл автобусларда экскурсияләрне сайлый яки төнге Казан буйлап иммерсив театральләштерелгән сәяхәткә бара алачак. Әлеге экскурсия программасында катнашу бәясе — 2394 сумнан.

Кунакларга университет, шәһәр һәм төбәк турында студентлар иҗтимагый оешмалары һәм берләшмәләре вәкилләре, Халыкара мөнәсәбәтләр институты һәм идарә, икътисад һәм финанслар институты студентлары сөйләячәк һәм озатып йөриячәк.

Студентлар туризмын үстерү проекты ярдәмендә укучылар Россия шәһәрләренең истәлекле урыннарында була, белем дәрәҗәсен киңәйтә, башка төбәкләрнең студентлары белән аралаша, башка вузларда студентларны укыту һәм яшәү шартлары белән таныша алачак.

Бу программада КФУ студентлары да катнаша ала.

«Без КФУ студентларын Ростов-на-Дону (Көньяк федераль университеты), Владикавказга (К.Л.Хетагуров исемендәге Төньяк Осетия дәүләт университеты), Бөек Новгородка (Ярослав Мудрый исемендәге Новгород университеты) җибәрергә планлаштырабыз. Хәзер студентлардан заявкаларны карыйбыз. Без беренче чиратта мондый мөмкинлекне  университетның фәнни, мәгариф, иҗтимагый, волонтерлык, иҗади, спорт, гражданлык-патриотик эшчәнлегендә актив катнашкан кешеләргә бирергә телибез, — дип билгеләде Ю.Виноградова.

Программада катнашу мәсьәләләре буенча Казан университеты студентлары 233-72-56, 233-72-17 телефоны аша Яшьләр сәясәте департаментына мөрәҗәгать итә алалар.

Автор: Алинә Минневәлиева, фото: Александр Кузнецов