КФУ студентлары «Ана теле — 2020» Бөтенроссия конкурсы җиңүчеләре

20-21 февраль көннәрендә Уфада  М.Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогика университетында уникенче тапкыр Бөтенрәсәй күләмендәге “Ана теле-2020” конкурсы уздырылды. 

Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Г.Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе студентлары татар теле белеме һәм татар әдәбияты кафедралары мөгаллимнәре җитәкчелегендә ел саен әлеге конкурста актив катнаша һәм зур җиңүләр яулый. Быелгы Халыкара туган тел көне һәм күренекле галим, профессор Үзбәк Ибраһим улы Гыймадиевның тууына 100 ел тулуга багышланган ярышта университетыбыз данын дүрт студентыбыз яклады.

Берничә турдан торган бәйгенең нәтиҗәләре бик куанычлы! 10.2-602нче төркемнән Насыйбуллина Рената (җит. — доцент Л.Ф.Җамалиева) “Иң яхшы дәрес” номинациясендә махсус бүләккә лаек  булды.  10.2-603нче төркемнән Әхмәтшина Зөлфия (җит. — доцент Д.Х.Хөснетдинов)  һәм 10.2-702нче төркемнән Әсхәдуллина Гөлназ (җит. — доцент Д.Х.Хөснетдинов)  III урынны яуладылар, 10.2-502нче төркемнән Макаров Индир (җит. — доцент Л.Ф.Җамалиева) конкурсның иң зур бүләге –  Гран-прига ия булды. Студентларыбызны ихлас күңелдән зур җиңүләре белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!

Татар әдәбияты кафедрасы доценты Л.Ф.Җамалиева, татар теле белеме кафедрасы доценты Д.Х.Хөснетдинов.