КФУ студентлары арасында иң яхшы фәнни эш конкурсына йомгак ясадылар

КФУ студентлары арасында иң яхшы фәнни эш конкурсына йомгак ясалды. Быел анда Казан федераль университетының төрле институтларыннан 500гә якын кеше катнашкан. 
17 кеше конкурсның призерлары булдылар һәм тагын 15 катнашучыны төрле номинациядә билгеләп үттеләр.  

Традиция буенча КФУ студентлары арасында иң яхшы фәнни эш конкурсы берничә юнәлештә 3 этапта үтә. Бу — табигыять, социогуманитар һәм инженер-техник фәннәр. 

Катнашучыларның эшләрен бәяләгәндә фәнни эш темасының актуальлеге,  яңалыгы, материалны белү һәм шулай ук конкурс катнашучыларының үз фәнни тикшеренүләре турында сөйли белүләре исәпкә алына.  

Конкурс студентларны фәнни-тикшеренү эшчәнлегенә тарту, талантлы яшьләрне ачыклау максатыннан үткәрелә.

Иң яхшы фәнни-эзләнү эше башкарган һәм җиңүче дип табылган студентлар дипломнар һәм акча белән бүләкләнде.