КФУ студентлары арасында К.А.Вәлиев исемендәге премиягә фәнни эшләр конкурсы башланды

Катнашу өчен гаризалар 22 майга кадәр кабул ителә.

Казан федераль университеты студентлары арасында К.А.Вәлиев исемендәге премия алуга фәнни эшләр конкурсы  яшьләрне фән өлкәсенә җәлеп итү һәм КФУ студентлары башкара торган фундаменталь һәм гамәли фәнни тикшеренүләрне стимуллаштыру максатларында ел саен уздырыла.

Конкурска тәкъдим ителә торган эшләр тематикасы микро- һәм наноэлектрониканың элемент базасын, квант технологияләре нигезендә системаларны булдыруның фундаменталь яисә (һәм) гамәли бурычларын хәл итүгә юнәлдерелергә тиеш. Конкурс эшенең төп нәтиҗәләре Scopus яки Web of Science (кимендә бер фәнни басма) мәгълүматлар базасында  индексацияләнүче рецензияләнә торган журналларда басылып чыгарга тиеш, яисә (һәм) патент яки башка документлар белән интеллектуаль милек объектлары итеп расланырга, шулай ук халык алдында бөтенроссия яки халыкара конференциядә тәкъдим ителергә тиеш.

Конкурсны гамәлгә куючылар — илебездә микроэлектроникага  нигез салучыларның берсе, Казан университетын тәмамлаган Камил Әхмәт улы Вәлиев гаиләсе һәм КФУ. Премиянең күләме 50000 сум.

Конкурста катнашу өчен 22 майга кадәр airat.khamzin1976@gmail.com адресы буенча конкурс документациясен җибәрергә кирәк. Документлар җыелмасы түбәндәге материалларны үз эченә алырга тиеш:

  • КФУның эш башкарылган структур бүлекчәсеннән җитәкчесе имзасы белән күрсәтмә-рекомендация;
  • конкурс турында нигезләмәнең 5 нче бүлеге нигезендә тутырылган конкурс эше;
  • эшнең әһәмиятен раслаучы фәнни эшләр яисә хезмәт, патентлар һәм интеллектуаль милек объектларына башка саклау документларының  күчермәләре.

Докладлар 26 — 29 май көннәрендә тыңланачак.

Барлык кызыксындырган сораулар буенча КФУ Физика институтының теоретик физика кафедрасы доценты Айрат Альберт улы Хәмзинга мөрәҗәгать итәргә (тел.: 7 (927) 403-93-43).

Белешмә өчен

Камил Әхмәт улы Вәлиев (15.01.1931 — 28.07.2010) — физика-математика фәннәре докторы, профессор, СССР Фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы, Татарстан Фәннәр академиясенең (1991 ел) һәм кайбер чит ил фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы, Казан университетының мактаулы докторы (2006 ел). Ул 1954 елда бик яхшы билгесенә «Физика» белгечлеге буенча Казан дәүләт университетын тәмамлый. Камил Вәлиев — сыек җисемнәрнең магниторезонанс һәм оптик спектроскопиясе, ярымүткәргеч электроника һәм микроэлектроника, ЭВМ элемент базасы, микроэлектрониканың технологик процесслары физикасы өлкәләрендә танылган белгеч, Ленин премиясе лауреаты (1974 ел), Әзербайҗан ССР дәүләт премиясе (1976 ел), С.А.Лебедев исемендәге Россия Фәннәр академиясе премиясе (1997 ел), Е.К.Завойский исемендәге халыкара премия (1997 ел), Россия Федерациясе Хөкүмәте премиясе (2000 ел), Россия Федерациясе Дәүләт премиясе (2006 ел) һәм башка бик күп бүләкләр иясе.

КФУ студентлары арасында К.А. Вәлиев исемендәге премиягә фәнни эшләр конкурсы турында НИГЕЗЛӘМӘ.

Автор: Бердәм мәгълүмат-нәшрият үзәге