КФУ студентлары бизнес белән идарә итү буенча дөнья чемпионатында катнашты

Идарә, икътисад һәм финанслар институты студентлары Global Management Challenge дөнья чемпионатында катнаштылар.

Global Management Challenge — ул стратегия һәм бизнес белән идарә итү буенча дөньяда иң зур чемпионат. Чемпионат нигезендә комплекслы компьютер бизнес-симуляторы ята, ул бер ай эчендә компания белән идарә итү тәҗрибәсен алырга мөмкинлек бирә.

Быел милли этап Екатеринбургта узды. Студентлар лигасының 11 командасы арасында Татарстан Республикасыннан 2 команда бар иде, алар составында КФУның Идарә, икътисад һәм финанслар институты студентлары катнашты.

Безнең команда берничә сайлап алу этабын уңышлы узып GMC Милли финалына чакыру алды һәм аны узып суперфиналга эләкте, анда студентлар һәм профессиональ лиганың иң яхшы 16 командасы көч сынашты.

Студентларны уңышлы чыгышлары белән котлыйбыз.

Айдар ГАЛИМОВ әзерләде. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе мәктәбе.

Фото: https://vk.com/wall-9722_26374