КФУ студентлары чемпионат вакытында куркынычсызлыкны тәэмин итүдә катнашачак

Футбол буенча Дөнья чемпионаты барышында Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләренә куркынычсызлыкны тәэмин итүдә КФУ волонтер-студентлары да ярдәм итәчәк. Алар кризислы ситуацияләр белән идарә итү үзәгенең оператив-дежур сменасында дежур торып, МЧС хезмәткәрләренә чит ил гражданнары белән телефон аша биш телдә – инглиз, француз, немец, кытай һәм испан телләрендә аралашырга ярдәм итәчәк. Бу хакта Татарстан Республикасының  Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Дежур көннәрендә КФУның 38 волонтеры чит телләрне белүләрен гамәлдә сынап караячак. Студентлар өчен, кризислы ситуацияләр белән идарә итү үзәге эшчәнлеге белән таныштыру максатыннан, инструктаж дәресләр үткәрелде. МЧС идарәсе психологы Ольга Рылова студентларны ашыгыч хезмәткә мөрәҗәгать иткәндә паника һәм курку хәлендә булган кешеләр белән дөрес аралашырга өйрәтте. Психолог шалтыратучы кеше вакыйганың шаһиты дә, зыян күрүче дә булырга мөмкин дип билгеләп үтте, алар белән аралашу методлары да төрле булачак.

Шулай ук волонтерларга аралашуның берничә этабы белән таныштырдылар, ярдәмгә мохтаҗ кеше белән аралашканда түбәндәге эзлеклелекне саклау таләп ителә: элемтә урнаштыру, сорауны ачыклау, сорауны хәл итү һәм аралашуны төгәлләү. Психолог шалтыратучы кешенең гипер-реакция һәм гипо-реакция хәлендә була алуын билгеләп үтте. Бу очракта абонентка негатив нәтиҗәне киметү өчен үзен ничек тотарга кирәклеген аңлатырга кирәк.

“Әгәр дә сез абонентка карата нинди дә булса сүзегезнең яки гамәлегезнең дөреслегендә шикләнәсез икән, аннан тыелуыгыз хәерлерәк”, — диде Ольга Рылова.

ТР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы баш идарәсе кризислы ситуацияләр белән идарә итү үзәге башлыгы урынбасары Александр Александров үзәкнең максат-бурычлары белән таныштырды, волонтерларга сменада дежур торганда эш тәртибен аңлатты. КФУ студентлары арасында инде тәҗрибәле волонтерлар да бар иде, алар үзәк белән 2017 Конфедерация кубогы үткәрелү чорыннан таныш.

“Волонтерлар ярдәме белән кризислы ситуацияләр белән идарә итү үзәге оператив-дежур сменасы чит ил гражданнарының мөрәҗәгатьләрен тиз арада эшкәртеп, профессиональ җавап бирә алачак. Конфедерация кубогы тәҗрибәсе күрсәткәнчә, чит телләрне белүче студентларны җәлеп итү оператив-дежур сменасының чит ил гражданнарының мөрәҗәгатьләренә җавап бирүне күпкә тизләтә. Шуңа аларның ярдәме безнең өчен бик мөһим. Дөнья чемпионаты-2018 кысаларында куркынычсызлыкны тәэмин итүдә без беркайчан да үзебезнең югары уку йортларының һәм оешмаларның ярдәменә каршы килмибез”, — дип белдерде Александр Александров.

Әңгәмә ахырында ул волонтерларга дресс-код хакында онытмаска кирәклеген әйтте һәм һәр волонтерга чит телләрдә ашыгыз хезмәтнең “112” номеры язылган косынка бүләк итте.

Студентлар кризислы ситуацияләр белән идарә итү үзәгенең кабинетларында булып, оператив-дежур сменасының барлык бүлекләре эшчәнлеге белән танышты.

Мәрьям Насыйрова әзерләде.